tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы Сәйдә апа Акышның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Татар конгрессы Сәйдә апа Акышның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар конгрессы Сәйдә апа Акышның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Төркиядән кайгылы хәбәр килеп иреште. 16 декабрь көнне күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Сәйдә апа Акыш вафат булды. Ул Гали ага Акышның бертуган сеңлесе, аның көрәштәше, ярдәмчесе һәм иң ышанычлы терәкләренең берсе иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Сәйдә апа Акыш вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.

2018 елның  26 апрелендә Татарстан Президенты Әнкарада яшәүче милләттәшләребез белән очрашканда Сәйдә апа телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга өндәп үтемле итеп чыгыш ясаган, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аңа бик матур шәл бүләк иткән иде.

Бүген өйлә намазыннан соң Әнкараның Әмәк мәчетендә мәрхүмәгә җеназа намазы укылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*