tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында ОБСЕ вәкиле белән очрашу
Татар конгрессында ОБСЕ вәкиле белән очрашу

Татар конгрессында ОБСЕ вәкиле белән очрашу

29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында БТК БК рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы (OSCE, ОБСЕ) вәкиле Альбина Якубова белән очрашты.

Альбина ханым бу оешмада чикләрдәге тынычлык бүлегенең проектлар менеджеры булып эшли. Ташкентта туып үскән бу яшь татар хатыны баштарак Үзбәкстандагы БДБ структураларында эшләгән, менә инде өч ел Австриядә ОБСЕ эшчәнлегендә катнаша икән.

Әңгәмә вакытында үзара хезмәттәшлек итү чаралары турында фикер алышу узды.

Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы фонда директоры Сәрия Зиннәтова да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*