tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары Казанга җыелды
“Татар кызы-2019” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары Казанга җыелды

“Татар кызы-2019” халыкара бәйгесе ярымфиналистлары Казанга җыелды

Бүген башкалабыз Казанда «Татар кызы» халыкара бәйгесенең ярымфиналы башланып китте.  Чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан барлыгы 28 кыз 3 көн эчендә финалга узарга лаеклы икәнен дәлилләргә тиеш.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бүген кызлар беренче сынауны узды.  Сорау-җавап формасында үткәрелгән интеллектуаль турда һәр кызның белем дәрәҗәсе, зирәклеге, туган телендә аралаша белүе игътибар үзәгенә алынды.

Хатын-кызлардан Тукай премиясен кемнәр алган? Беренче татар театрын оештыру хатын-кыз кем ул? Татар язучылары, рәссамнары арасында кемнәрне беләсез? Кем ул Сара Садыйкова?  Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган кызларга бирелгән сорауларның бу бер өлеше генә. Кызларның теге яки бу көнкүреш мәсьәләгә карашларын ачыклау өчен бирелгән сораулар да булды: “Соңгы укыган китабың нинди?”, “Гаиләгездә нинди йолалар үтәлә”, “Бирнә сандыгына кайнанага бүләкне ниндине салыр идең?”, “Әни булырга ничек әзерләнәсең?” һ.б.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, “Татар кызы” халыкара бщйгесе дирекциясе президенты Лена Колесникова, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәр ярымфиналистның җавабын игътибар белән тыңлады һәм үз билгеләрен куеп барды.

Кызларга шулай ук үгет-нәсихәт сүзләре дә әйтелде. Бигрәк тә үз парыгыз итеп татар егете сайласагыз иде дигән фикер әйтелде.  Татар егетенә кияүгә чыгуның өстенлекләре, катнаш никахтагы туарга мөмкин авырлыклар һ.б. сынауга бәя бирүчеләр тарафыннан мисаллар белән аңлатылды. Лена Колесникова үз тормыш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты хәтта.

  • Әтием миңа татар егетенә кияүгә чыгарга әйткән иде. Ул егет тә табып бирде. Әмма шулай килеп чыкты ки, мин рус егетен сайладым. Әйе, ирем бик яхшы кеше, ул татар милләте кешеләренә ихтирам белән карый, олыларны хөрмәт итә. Без аның белән килешеп яшибез, әмма олыгая башлагач, кайбер мәсьәләләргә карашларның төрлелеге үзен сиздерә башлады. Әти сүзенә колак салып, татар егетенә кияүгә чыккан булсам, мондый кыенлыклар тумас иде, – дип уртаклашты ул.

Шулай ук кызлар бүген аш-су, изү чигү буенча мастер-класста катнаша. Иртәгә конкурсантлар Кушлавычка экскурсиягә барачак, Арча музейларында булачак. Якшәмбе көнгә Болгарга сәяхәт кылачак. Финалга чыгучылар якшәмбе кичен билгеле булыр дип көтелә.

 

Ярымфиналда катнашучылар исемлеге:

  • Юлия Фаткуллина – Швеция
  • Милана Сайдаева – Кыргызстан
  • Лилия Камилова – Үзбәкстан
  • Лилия Шинкаренко – Украина
  • Әминә Ахунбейли – Әзербайҗан
  • Эльмира Ернеева – Пенза өлкәсе
  • Наилә Текарева – Мордовия Республикасы
  • Алсу Кабурова – Төмән өлкәсе
  • Айсылу Шәймарданова – Новосибирск өлкәсе
  • Илсияр Гумирова – Оренбург өлкәсе
  • Лилия Куштанова – Ленинград өлкәсе
  • Дилия Харисова – Удмуртия Республикасы
  • Динә Афиетуллова – Ульяновск өлкәсе
  • Эльнара Нахиева – Пермь крае
  • Миләүшә Шәехова- Свердловск өлкәсе
  • Камилә Калиева – Әстерхан өлкәсе
  • Айгөл Рәхимова – Мари Эл Республикасы
  • Александра Соловьева – Карелия Республикасы
  • Рената Камалитова – Томск өлкәсе
  • Галия Туктарова – Саратов өлкәсе
  • Роксана Тимирова – Омск өлкәсе
  • Альбина Ульбаева – Чиләбе өлкәсе
  • Айсылу Мирхафизхан – Мәскәү шәһәре
  • Рузилә Бикова – Мәскәү өлкәсе
  • Гөльяз Мәүлетова – Чувашия Республика
  • Майя Иванова – Казахстан, Костанай
  • Алия Әхмәтова – Казан шәһәре
  • Азилә Әюпова –

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*