tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенә әзерлек дәвам итә
“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенә әзерлек дәвам итә

“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенә әзерлек дәвам итә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Казанның “Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” бәйгесенә әзерләнү турында сөйләштеләр. “Ак калфак” Бөтенроссия татар хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова финалга узган балаларның остазлары – әти-әниләр, тәрбиячеләр белән очрашты.

Балалар бакчасы яшендәге нәниләр арасында үткәрелә торган “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгесе Казанда өченче ел оештырыла. Бәйгедә үзен сынап карарга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Узган елда 159 бала катнашырга теләк белдерсә, быел 236 гариза кабул ителгән. Шулар арасыннан 8 малай һәм 7 кыз гына финалга сайлап алынган.

Быелгы финал 8 апрель көнне Сәйдәш мәдәният сараенда уздырылырга тиеш иде. Әмма коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында ул кичектерелде. Әмма балалар финалга әзерләнүен дәвам итә. Кадрия Идрисова нәниләрнең төп ярдәмчелләрен – әниләрне һәм тәрбиячеләрне җыеп, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.

Балалар үз-үзен “Визитка” конкурсында күрсәтергә тиеш. Әмма аларга мин матур, мин уңган дип кенә чыгыш ясыйсы түгел, ә олыларча җитди темаларны чагылдыруы зарур. “Визитка” үз эченә ТАССРның 100-еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Халык санын исәпкә алуга бәйле мәгълүматны сыйдыруы шарт. 2 минут эчендә бала үз шәҗәрәсен дә сөйләп өлгерергә тиеш.

Сынауларның тагын берсе – “Өйрәтү дәресләре”. Кызчыклар быел “Бәрәңге тәкәсе” ясаячаклар, муенсалар эшлиячәкләр һәм күкрәкчә бизәргә тиеш булачак.  Малайлар исә чын күннән беләзекләр үрәчәк һәм каешлар ясаячак.

Моннан тыш, балаларга бию күнекмәләре биреләчәк, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга әзерләячәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*