tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» Сабада
«Татар кызы-2019» Сабада

«Татар кызы-2019» Сабада

30 март көнне Саба муниципаль районында Халыкара бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Бәйге район мәдәният йортында, жирле узидарә ярдәме белән үткәрелде. Конкурска үзләрен сынап карарга районның һәр авыл җирлегеннән 16 татар кызы катнашырга теләк белдерделәр. Аларның һәркайсы чикле вакыт эчендә үзенең иң матур сыйфатларын күрсәтергә, үзенчәлекле якларын чагылдырырга омтылды.

Берәүләр татар кызына хас тыйнаклыгы белән аерылып торса, икенчеләре чаялыгы, телгә осталыгы белән алдырырга тырышты. Жюри рәисе – Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Яруллин Тәбриз  Мөдәррис улы булды, шулай ук махус бәйгегә  Россиянең атказанган,   Татарстанның халык артисты Хәйруллин Илдар Зиннур улы  да килде. Җиңүче исеменә Симет авыл җирлегеннән Шәфигуллина Айсылу Камил кызы, Байлар Сабасыннан Мусина Ләйсән Илнур кызы һәм Шыңар авыл җирлегеннән Билалова Энже Илһам кызы лаек булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*