tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар милләтенең асыл заты вафат
Татар милләтенең асыл заты вафат

Татар милләтенең асыл заты вафат

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, тарихи ватаныбыздан читтә яшәп тә, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле улы, Америка төрек-татар оешмасының элеккеге рәисе Җүнәйт Чапануглы вафат.

Милләтпәрвәр шәхес бөтен гомерен газиз халкыбызга багышлады. Йөзләгән, меңләгән милләтәшләребез өчен Җүнәйт әфәнденең вафаты зур югалту.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты аның гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Урыны җәннәттә булсын.

 

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе

Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*