tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар табыны” конкурсы тәмамлана. Бүген соңгы көн
“Татар табыны” конкурсы тәмамлана. Бүген соңгы көн

“Татар табыны” конкурсы тәмамлана. Бүген соңгы көн

“Татар табыны” конкурсы 7 нче октябрьдә башланган иде. Бүген ул төгәлләнә. Шушы вакыт эчендә хуҗабикәләребез бик актив булды. Араларында көн саен берсеннән-берсе тәмлерәк ризыкларын пешереп инстаграм, вконтакте битләренә куеп баручылар да бар иде. Нинди уңган, булган, тырыш безнең хатын-кызларыбыз. Конкурс тәмамланса да, #татартабыны2019 хештегы белән кереп, андагы рецептлардан һәркем файдалана ала. Катнашучыларның барсына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ә алга таба нәрсә булачак соң? Оештыручылар 15 финалистны сайлап ала. Финалистларның эшләре 11 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да сайтка куела. Алар арасыннан җиңүчеләр тавыш бирү юлы телән билгеләнә. Тавыш бирү 18 нче ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да туктатыла. Ә Гран-при иясен финалистлар арасыннан оештыручылар сайлый.

Гран-при иясе конкурска нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү тантанасында декабрь башында игълан ителә. Ул Россия төбәкләреннән җыелган татар журналистлары өчен оештырылган чара кысаларында үтәчәк. Аның вакыты оештыручылар тарафыннан аерым хәбәр ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*