tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле!
Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле!

Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле!

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында  Татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың тантаналы йомгаклау чарасы үтте.

Олимпиаданың финалында катнашкан 500 гә якын укучы бала искиткеч матур театральләшкән тамаша карады. Аларны татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, татарларның федераль автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов сәламләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров олимпиадада катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрикләп, татар мәгарифенең кискен хәлдә булуын искәртте, телебезне саклау изге бурычыбыз булуын ассызыклады.

Гран-при Казаннан Зилә исемле кыз һәм Финляндиядән Наил исемле егет яулады.

Җиңүчеләр исемлеге:

татар һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*