tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре форумы ифтар мәҗлесе оештырды
Татар яшьләре форумы ифтар мәҗлесе оештырды

Татар яшьләре форумы ифтар мәҗлесе оештырды

Татар яшьләре форумы Казанның Горький исемендәге үзәк ял итү паркында ифтар уздырды.

Оештыручылар аны ифтар-пикник дип атаганнар иде. Яшел үләнгә ашъяулыклар җәеп әзерләнгән табын янына 100 дән артык яшьләр җыелды. Мәҗлескә “Ак Барс” хоккей командасы вратаре Эмиль Гарипов, композитор Эльмир Низамов, җырчы Илүзә Хуҗина, Татарстан премьер-министры ярдәмчесе Нәзил Насыйбуллин, Финляндия һәм Чуашстан татар яшьләре дә чакырылган иде.

Паркта намаз укылды, “Бәрәкәт” ансамбле солисты Алмаз Әсхәдуллин һәм Ширин әл-Анси башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

 

“Без мондый ифтарларны беренче генә үткәрмибез. Берничә ел элек Уфада, Казанда да уздырган идек. Әмма ачык һавада мондый чараны тәүге тапкыр оештыруыбыз”, – дип сөйләде Татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Ифтар оештыруга матди ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм яшь татар эшмәкәрләре күрсәтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*