tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре Иннополиста белемнәрен арттыра
Татар яшьләре Иннополиста белемнәрен арттыра

Татар яшьләре Иннополиста белемнәрен арттыра

Әлеге минутларда Иннополис шәһәренең университет бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы акцияләрен, чараларын үткәрү буенча семинар уза. Ул Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен уздырылган белем бирү форумы кысаларында үткәрелә. Биредә Тәбрис Яруллин, Рәдиф Кашапов, Эльза Нәбиуллина, Тимерхан Шәйхетдинов һәм Айрат Фәйзрахманов “Татар кызы”, “Татарча диктант”, “Акыл Фабрикасы” проектларын әзерләү буенча үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Шулай ук буген Шаян ТВ вәкилләре белән түгәрәк өстәл дә планлаштырылган. Анда татар әдәбияты, театр, кино, музыка һәм мигъмарият темалары күтәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Иннополис шәһәрендә татар иҗтимагый яшьләр оешмалары җитәкчеләре өчен белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Шушы өч көндә яшьлщр өчен дискуссияләр, семинарлар, экскурсияләр һәм проектлар оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*