tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар журналистлары Ульяновск Губернаторы белән очрашты
Татар журналистлары Ульяновск Губернаторы белән очрашты

Татар журналистлары Ульяновск Губернаторы белән очрашты

Бүген II Бөтенроссия татар журналистлары форумының икенче көне Ульяновск шәһәрендә дәвам итә. Сәфәр Ульяновск өлкәсенең Губернаторы Сергей Морозов белән очрашудан башланып китте.

Сергей Морозов каләм ияләрен сәламләде. “Безгә ышаныч белдереп, Ульяновск җиренә килүегезгә рәхмәт,”- диде ул.

“Бездә 124 милләт вәкиле дус-тату яши, беркайчан да аңлашылмаучанлык булганы юк. 150 мең татар гомер итә. Алар арасында милләт җанлы, актив, үз гореф-гадәтләрен саклаучы актив шәхесләр күп”, – диде губернатор. Сргей Морозов якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Бүләкләү тантанасы да булды. Өлкәдә 30 еллыгын бәйрәм итүче ” Өмет” газетасы Губернаторның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамис Сафинга шулай ук Рәхмәт хаты  һәм милләт алдындагы казанышлары өчен, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирелде.

Сергей Морозов журналистлар өлкәдәге вакыйгаларны дөрес һәм объектив яктырта дип бәяләде. Кунакларны Ульяновск өлкәсенең социаль-икътисади хәле белән дә таныштырды.

Ульяновск өлкәсе губернаторына барлык журналистлар исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи рәхмәт җиткерде.

“Васил Шәйхразиев исеменнән, татарларга шундый зур игътибарыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Уңышлар телибез,” – диде.

Очрашу истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Губернатор якынлашып килүче яңа ел белән котлап, журналистларга бүләкләр дә тапшырды.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*