tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар элемтәдә булыйк!
Татарлар элемтәдә булыйк!

Татарлар элемтәдә булыйк!

Хөрмәтле милләттәшләребез!

  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында “Татарлар элемтәдә!” дип аталучы сәхифә эшли. Анда без дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлардан килгән видеоларны урнаштырабыз. Әлеге видеоязмаларда Сез үзегез яшәгән төбәк татарлары исеменнән сәламнәрне, бәйрәмнәрдә котлауларны юллый аласыз. Шулай ук үзегездә оештырылган чаралар вакытында, аның турында кыскача сөйләп җибәрегез. Яңалыкларыгыз хакында хәбәр итегез.

  Моның өчен бары тик телефон камерасына видео төшереп алу гына кирәк. Һәм Сездәге яңалыкларны, Сезнең сәламнәрне бар дөнья татарлары ишетәчәк.

  Бөтендөнья татар конгрессы сайтында Сез “Татарлар элемтәдә!” сәхифәсен теләсә кайсы вакытта кереп карый аласыз. Бу безгә бер-беребез белән аралашып, хәлләребезне белешеп торырга да ярдәм итәчәк. Сезнең видеоязмаларны 8(917) 264-54-44  телефонына WhatsApp   аша җибәрүегезне көтеп калабыз. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*