tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт / ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ
ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

«БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ»
ХАЛЫКАРА СОЮЗЫ

 Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы
«МИЛЛӘТ ҖЫЕНЫ»

 

ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

 

 


Казан
29 август 2020 ел

 

ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

«Татар булмасаң, кем син?» – дип мөрәҗәгать итә Шиһабетдин Мәрҗани милләттәшләренә XIX гасырның икенче яртысында. Аның артыннан ук, XX гасыр башында Гаяз Исхакый «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрендә замандашларын татар халкына ике гасырдан бөтенләй юкка чыгу куркынычы янавы турында кисәтә. Бу – карусыз күрәзәчелек түгел, иҗтимагый үзгәреш шартларында татарларны уйланырга, үз халкы хакына аңлы гамәлләр кылуга өндәү теләге.

Татарларга һәрвакыт үз-үзләрен танып белүгә омтылыш хас булган, бу – үсеш юлларын билгеләүнең бер ысулы. Фикер ачыклыгы хак юлдан тайпылмаска, хәрәкәт юнәлешен төгәл күзалларга ярдәм итә. Йөз еллар элек тә шулай булган һәм хәзер дә – яңа дөньякүләм үзгәрешләр, кешелекнең тизләнешле үсеше чорында да шулай булып кала.

Бүгенге көндә татарлар – Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы халык. Җир шарында барлыгы сигез миллионга якын татар яши. Ләкин, тарихтан күренгәнчә, күпсанлы булу гына дөнья күләмендә уңышка ирешүне тәэмин итә алмый. Үз халкының рухи хәзинәләрен аңлы рәвештә кабул итмәсәләр, аның киләчәгенә омтылмасалар, татарлар «милләт» графасында рәсми билге генә булып калырга мөмкин.

Иң мөһим сорау – кем соң ул хәзерге татар кешесе? Дөньяга һәм кешелеккә әйтер сүзе бармы аның? Татарлар бу дөньяны яхшыртырдай идеяләр тудыра аламы? Заман таләпләрен үтәргә әзерме? Россиянең һәм дөньяның чиксез киңлекләренә таралып яшәсәләр дә, үзләрен олы татар гаиләсенең бер өлеше дип санаучы миллионлаган, беренче карашка төрле-төрле кебек күренгән кешеләрне нәрсә берләштерә?

 

***

Татар милли мәдәнияте тарихи үткәнне чагылдыра һәм халыкның хәзерге асылын билгели, ә үткәндә һәм бүгенгедә аның киләчәк рәвешләре һәм мәгънәләре шытып чыга. Мәдәният халкыбызның тиңсез мирасын – гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, телен, акыл һәм сәнгать иҗаты үрнәкләрен берләштерә. Бу хәзинә, һәрдаим яңартылып, киләсе буыннарга тапшырыла килә. Татар мәдәниятенең үзенчәлеге – аның дөньяга ачык булуы, башка халыклар мәдәниятләре белән үзара ярашып, “гадәт вә әхлак алмашып” үсүе.

Татарларның милли мәдәнияте милли үзаңнан башка яши алмый, ә милли үзаң исә үз халкыңның тамырларын һәм рухи хәзинәләрен аңлы рәвештә кабул итүдән ярала.

Татарларда тарихи һәм мәдәни процесслар иҗтиһадның ныклы нигезенә корыла. Хунну мәмләкәте, һуннар берлеге, төрки каһанлыклар, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда, урта гасыр ханлыклары заманнарыннан алып татарларның ата-бабалары дәүләтләр һәм бөек шәһәрләр төзегән, сәүдә юллары салган, төрки-татар цивилизациясенең рухи һәм сәнгати мәдәниятенең күренекле үрнәкләрен иҗат иткән. Хәзерге татарларның нәсел тамырлары барып тоташкан халыкларның ике мең елга якын язма тарихы бар. Ата-бабалар казанышларын өйрәнү яшьләрдә дөньяга киң караш тәрбияли һәм яңа буыннарны иҗади хезмәткә рухландыра.

Татарлар гомер-гомергә Көнчыгышта – көнбатыш дөньяның, ә Көнбатышта Көнчыгышның бер өлеше булып торган. Алар зур-зур тел гаиләләренең һәм дөнья диннәренең үзара актив багланышлары тирәлегендә яшәгәннәр, әлеге цивилизацияләрнең һәркайсының табигый бер өлеше дә, аларның үзара диалогында тоташтыручы буын да булып торганнар.

Татар мәдәнияте үзара хезмәттәшлеккә сәләтен Төньяк Евразиянең байтак җирләре Россия дәүләте составына кергәч күрсәткән. Хәзерге Россия җәмгыяте оешудазаман җәмгыятен барлыккка китерүдә татар мәдәниятенең мөһим тарихи роль уйнаганлыгы бүген ачык аңлашыла.

Татарларның Россия дәүләте хезмәтендә Ватанны ныгытуга керткән өлеше гаять зур. Күп кенә хәрби җитәкчеләрнең, дәүләт эшлеклеләренең, галимнәрнең һәм зыялыларның нәселләрендә татарлар булган. Милләттәшләребез бүген дә, кешелек алдында торучы дөньякүләм мәсьәләләрне хәл итүгә үз өлешләрен кертеп, Россия Федерациясе икътисадының төрле өлкәләрендә, дөньяның төрле почмакларында уңышлы эшлиләр.

Татар халкының XX гасырдагы үсешендә милли дәүләт автономиясе төзелү аерым урын алып тора. ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан Республикасы икътисад, мәдәният, инновацияләр, фән-мәгариф үсеше буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы сафта бара. Ул татар телен һәм мәдәниятен үстерүнең, татар халкының милли тәңгәллеген һәм бердәмлеген саклауның тарихи үзәгенә, ә меңьеллык башкалабыз Казан – татарларны үзенә тартып торучы милли-мәдәни үсеш мәркәзенә әверелде.

Зирәк Алмыш әмирнең, шигъри фәлсәфәче Кол Галинең, бөек вәгазьче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең, халык күңелен кузгаткан Габдулла Тукайның, кыю генерал Гани Сафиуллинның, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм башка бик күп күренекле шәхесләрнең мәңгелек образлары – лаеклы үткәнебезнең символлары, хәзерге һәм киләчәк буыннарга рухи маяклар. Алар яшь варислар күңелендә ата-бабалары гамәлләре өчен горурлык хисләре тудыра, бүгенге көндә алар үрнәгендә үз халкыңа фидакарьләрчә хезмәт итү, үз киләчәгеңне, милләт киләчәген яхшыга үзгәртү мөмкинлеген күрсәтеп тора. «Мин татармын» – татар халкының бай мәдәни тәҗрибәсеннән чыгып иҗади фикер йөртү формуласы ул.

 

 

Замана таләпләре

Бүген, гомуми глобальләшү, биләмәләр чикләре җуелу һәм күчеш агымнары көчәю, тоташ бердәйлек һәм цифрлаштыру шартларында, үзгәрүчән дөньяда татар мәдәниятенең асылы турында мәсьәлә кузгала.

Татарларның, тарихи сәбәпләр аркасында, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәве үзен сиздерә. Кайбер территориаль һәм милли-дини төркемнәрнең аерылып чыгуга омтылышы күзәтелә. Җирле тәңгәллеккә генә басым ясалса, өстенлекле мәдәниятләрдә “эреп югалу” котылгысыз. Аерым бер урындагы сөйләм үзенчәлекләре һәм җирле гореф-гадәтләр белән мавыгу татар дөньясының бердәмлегенә зыян китерергә мөмкин. Мондый мәдәни-географик күптөрлелекне халкыбызның зур һәм уртак мөмкинлеге дип кабул итәргә кирәк. Җирле мәдәниятләр байлыгы, аларның туктаусыз багланышта булуы яңа ачышларга, яңа мәгънәви төсмерләр тууга нигез булып тора.

Милли-территориаль оешмаларның зарурлыгын шик астына куярга маташучылар, милли тәңгәллек үсешен бары сәясәткә генә кайтарып калдыручылар, гадәттәгечә, аз түгел.

Мондый карашлар хәзерге заманга хас һәм алар дөньяның бик күп халыкларына кагыла. Әмма татарларның эчке көч-куәте зур, бу исә әлеге таләпләрне үтеп чыга алмаслык киртәләр дип түгел, ә алга барганда исәпкә алынырга тиешле күренешләр дип кабул итәргә мөмкинлек бирә.

Эчке каршылыклар исә таләпләр күпкә катлаулырак. Кешенең үз шәхси каршылыкларын җиңүгә, милли хисләрне баетуга, ата-бабалардан калган барлык хәзинәне яңа мәгънәви төсмерләр белән тулыландыруга омтылыш мөһим. Милли мәдәниятнең халәте өчен киләчәк буыннар каршында һәрберебез җаваплы.

Елга үзенә инешләрне җыйган сыман, татар халкы да үзенең бай һәм катлаулы тарихы дәвамында Евразия киңлекләрендә таралып яшәүче төрле ыругларны һәм милли төркемнәрне акрынлап үзенә куша барган. «Бердәмлектә – көч» дигән татар халык мәкале бүген моңарчы булмаганча көнүзәк яңгырашка ия.

Җайлашучылыктан һәм битарафлыктан, “агым уңаена йөзүче” сүлпәнлектән арынырга вакыт. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өстән-өстән генә күзаллау, туган телне белүнең әһәмиятен бәяләп бетермәү кебек үк, котылгысыз рәвештә милли тамырларны югалтуга алып бара.

Татар халкының киләчәге безнең һәрберебездән, эчке максатларыбыздан, омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Гамәл стратегиясенең вазыйфасы – татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасына күперләр салу.

 

Стратегиянең максаты

Гамәл стратегиясе үзен татар дип танучы яисә татар халкына катнашы барлыгын тоючы кешеләрнең уртак мәнфәгатьләренә нигезләнә.

Гамәл стратегиясенең максатлары:

  • татарларның киләчәккә планнар билгеләүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булган бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны көчәйтү;
  • ата-бабаларның бөек казанышлары белән, үзеңнең шушы халыктан булуың белән горурлану хисенә ирешү;
  • һәрбер татарның халкыбызның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе;
  • татар халкының киләчәге хакына хәзерге заман каршылыкларын һәм хәвеф-хәтәрләрен җиңеп чыгу;
  • татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, мәдәни багланышларга һәм тирә-юньдәгеләрнең хасиятен һәм хисләрен ихтирам итүгә нигезләнеп тынычлык һәм татулык саклау.

 

Милли үзаң

Татарларның үз-үзләрен тотышын, үзенчәлекле фикер сөрешен нигездә татар тарихының барышы һәм характеры билгеләгән. Милли холкыбызның ата-бабалар тәҗрибәсе тәрбияләгән иң яхшы чалымнары иреккә омтылуда, яңалыкка ачык булуда чагылыш тапкан. Чиксез киңлекләрне үзләштереп чыныккан татар холкы хәрәкәтчәнлектән, аралаша һәм җайлаша белүдән, хезмәт сөючәнлектән һәм булдыклылыктан башка була алмый. Татар кешесе ачык йөзле һәм кунакчыл, төпле һәм үз карашларына тугрылыклы. Ата-бабаларның рухи горефләре әхлак, иман тудыра, өлкәннәргә карата ихтирам, сабырлык, вөҗданлылык һәм тыйнаклык, гаиләгә карата хасиятле мөнәсәбәт тәрбияли. Холкыбызның шушы үзенчәлекләре дөньядагы бөтен татарны берләштерә.

Татарларның милли тәңгәллеге асылында ни ята? Бу сорауга бары тик без генә – татарлар гына җавап бирә алабыз. Үз-үзеңне һәм үз йөрәгеңне тыңлый белергә генә кирәк.

Татар халкын берләштерү, татарларның тарихи-мәдәни бердәмлегенең фәлсәфи аңлатма бирүасылына төшенү, шулай ук гомумтатар мәдәни киңлек булдыру буенча мөһим адымнар XIX-XX гасырлар чигендә ясалган. Бу хәрәкәт татар милләтенең бердәмлеге, әдәби теленең уртаклыгы, татар халкына – мәгърифәт һәм алгарыш, татар мәдәниятенә – яңарыш зарурлыгы идеясенә нигезләнгән. Совет чоры, бер яктан, татар мәдәниятенең яңа рәвешләре барлыкка килүгә ярдәм итсә, икенче яктан, рухи кыйммәтләрнең беркадәр үзгәрүенә китерде.

Татарларның үзаңы милли рухка таяна, ә милли рух милли хисләрдә чагыла.

Глобальләшкән дөньяның күпаһәңле яңгырашында һәр татар газиз авазларны ишетеп алачак. Кемгәдер бу – бөек Габдулла Тукай дан җырлаган, әнисенең бишек җыры, әби-бабаларының әкиятләре, әтисенең үгет-нәсихәте, мәктәп сабаклары аша күңеленә сеңгән туган тел. Кемнеңдер милли аңын ата-бабаларның көйгә салынган сагышы, халык җырларында сакланган моң уятып җибәрер. Ә кемдер шәһәр гөрелтесен ярып мөселманнарны намазга, дога кылырга өндәгән азан тавышын ишетеп үзенең татар икәнен тояр.

Дөньяның төрледән-төрле, чуар чагылышында татар үз җанына якын төсләрне күреп алачак – җете гөлләр һәм яшел үлән татар халкының бай бизәкләренә тыгыз үрелгән. Бу шатлыклы символларны милли киемнәрдә дә, татар өйләренең агачтан уелган бизәкләрендә дә, калфакларда һәм түбәтәйләрдә дә, атаклы читекләрдә дә, заманча нәкыш үрнәкләрендә дә күреп-танып алырга була. Алар татар осталары тарафыннан буыннан-буынга тапшырылганнар, бүген дә төрле заманнарны бәйләп торучы өзелмәс җеп хезмәтен үтиләр. Мәчет манаралары, татар авылларының яшеллеккә чумган басу капкалары яисә борынгы Болгар, Казан шәһәрләренең архитектура ядкәрләре – болар барысы да татар дөньясын танытучы сурәтләр.

Гаҗәп күптөрле затлы ашамлыклар арасыннан татар кешесе һәрвакыт үз милли ризыкларын сайлап алачак. Татар ризыгы өчен чикләр юк. Атаклы милли ризыклар бөтен дөньяны яулап алды инде. Токмачлы аш, бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, чәк-чәк һәм башка шундый тәмле сыйлар тезелгән бай табын, гадәттәге күчтәнәчләр – татар кунакчыллыгының нигезе, юмартлык, теләктәшлек һәм эчкерсезлек чагылышы. Үләннәр шифасын җыйган чәйнең һәм тәмле ризыкларның хуш исе туган йорт җылысын искә төшерә. Үзең дә сизмичә үз халкың ризыкларыңа үрелүең милли тәңгәллегеңә юл күрсәтәчәк.

Милли хисләр татарча кул бирүдә дә чагыла – аерым хөрмәт белән, туганнарча, татарча – ике куллап, чын йөрәктән күрешүдә. Бу гадәт татарларның теләктәшлеген, ихласлыгын күрсәтеп тора. Бу – бер-береңә ышанырга өндәү: без – намуслы кулдашлар, сезне учыбызны җәеп каршылыйбыз һәм үзара ихтирам өмет итәбез дигән сүз.

Милли хисләр татарларның тарихи тәҗрибәсенә төшенгәндә уяна. Ул хисләрне Казан Кремленең, Бөек Болгар, Биләр, Үкәк, Искер, Касыйм, Хаҗитархан, Сарай-Бату кебек урта гасыр шәһәрләренең, хан төрбәләренең, мәчетләрнең чал ташларына орынганда тоярга мөмкин.

Милли хисләрне ата-бабалар авазлары, халык риваятьләре, гаилә тарихлары һәм шәҗәрәләр уята. Өлкәннәргә хөрмәт – ул әле әрвахлар рухын олылау да, гаилә һәм халык гореф-гадәтләрен саклау да, үткәннәргә, мираска һәм туган җиргә сакчыл мөнәсәбәт тә. Үз нәселең истәлеге, үз Ватаныңа ихтирам, тарихи хәтер – болар нәсел көче чыганагы булган ата-бабалар белән бәйләнеш хисе, татар халкының куәте һәм бердәмлеге шарты. Башка мәдәниятләргә карата ихтирам үз тамырларыңа, үз-үзеңә хөрмәт аркылы туа.

Милли хисләрне югары тизлекле хәрәкәт, замана һәм уңыш артыннан куу, татарларның иҗтиһадлы егәре көчәйтә. Сулышларны кысучы ат чабышлары, җиңүгә ихтыяр көче, татарча очынып бию-бөтерелү, татарча йөгерек сөйләм, социаль хәрәкәтчәнлек, алгарышка омтылу – болар барысы да татарларда горурлык хисе уята.

Милли хисләр, ныклы калкан шикелле, татарларны рухи нигезләрен югалтудан сакларга сәләтле һәм сакларга тиеш, милли рухны ныгытырга тиеш.

Милли рух – ул һәр татардагы эчке “Мин”. Аны татар халкының җиңүләре һәм уңышлары, иң күркәм гореф-гадәтләре, бай тарихы һәм мәдәнияте  яшәтә. Аңа үзен һәм үз нәселен югары күтәрү түгел, камиллеккә омтылыш, үз хасиятен югалтмыйча, җитешсезлекләрен тану һәм аларны төзәтергә әзерлек хас.

Милли рух кайда яшәүләренә, туган телне белү-белмәүләренә, мөлкәтенә һәм вазыйфасына, дингә мөнәсәбәтенә яки нинди дин тотуына, карашларына һәм башка халәтләренә карамастан, барлык татарларның берләшүенә ярдәм итә. Татар кешесе үз халкы белән бер сулышта яши, башка халыклар белән дустанә һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә тора.

Милли рух – татарның киләчәк буыннары өчен илһам, дөньякүләм уңышлар һәм яңа ачышлар чыганагы.

Татар булу – үзеңне татар дип хис итү ул.

Милли тәңгәллек фикерләр, хисләр һәм гамәлләр җыелмасында чагыла да инде. Шул ук вакытта татар халкының дөньяга карашы нигезләрендә нык торырга тырышу да гаять мөһим.

 

Дөньяга караш нигезләре

Татар халкының дөньяга карашы түбәндәге төшенчәләргә таяна: ата-бабалар истәлеге һәм шәҗәрә, туган тел, әхлак, иман, халык күңеле, моң, гаилә кыйммәтләре, гыйлем, мәгърифәт, хөррият һәм хәрәкәтчәнлек. Татар кешесенең милли асылы боларны кабул итү һәм боларга кушылу дәрәҗәсенә карап билгеләнә.

 

Мәдәни мирасның кадерен белү һәм аны саклау

Дөньяга карашның нечкәлеге һәм тирәнлеге мәдәни мирасның дөнья күләмендә танылган шедеврларында ачык чагылыш тапкан. Татар халкының иҗади башлангычы – илһам исә татарларны берөзлексез яңа, камилрәк рәвешләр эзләүгә рухландыра.

Иң киң мәгънәдә алганда, мәдәни хәзинә – татар халкының һәр кызының, һәр улының аңлы яшәеше нәтиҗәсе ул.

Галимнәр һәм энтузиастлар кадерләп җыйган һәм саклаган рухи һәм матди ядкәрләр замандашларны һәм киләчәк буыннарны татар тарихи-мәдәни мирасының иң яхшы үрнәкләре белән таныштыра.

Борынгы китап битләрендәге җетелеге уңган юллар, рухият турында, каһарманнарның фидакарь батырлыклары хакында телдән-телгә күчеп килгән риваятьләр, үткән заманнарның таш истәлекләре – болар барысы да мәдәният дигән симфониянең күркәм бүлекләре. Аңа үз ноталарыбызны кертү һәм балаларыбызны да шуңа тарту – һәрберебезнең әхлакый бурычы.

Туган телне саклау

Тел – бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте – театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать һәм башкалар рухи хәзинәләрне кабатлап-яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга ярдәм итә.

Тел – тарихи мирасның ачкычы, мәдәни процессның өзлексезлеге һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Аңа әхлакый кыйммәтләрне һәм дөньяга карашны тирәнтен аңларга мөмкинлек бирүче хәлиткеч мәгънә салынган. Безнең риваятьләр һәм хикәятләр, борынгы кулъязмалар һәм матур әдәбият әсәрләре, яраткан җырларыбыз һәм театр спектакльләре туган телебездә дөнья күрә. Язма телебез тарихының тамырлары бик тирән.

Татар теле – иң изге хисләребезне белдерергә ярдәм итүче остаз һәм дус. Хатирәләр, хатлар, берничә генә сүз язылган фоторәсемнәр – аерым кешенең бик кадерле шәхси ядкәре, шул ук вакытта, нәселенең һәм бөтен татар халкының уртак тарихының бер кисәкчеге дә булып тора.

Төрки телләр гаиләсенә керүче татар теле, татарларга Евразиядә яшәүче башка бик күп тугандаш халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек биреп, мәдәният, фән һәм икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек урнаштырырга булыша. Нәкъ менә татар теле бик озак еллар Россия һәм Үзәк Азия халыклары арасында дипломатия теле хезмәтен үтәгән. Моннан тыш, XX гасырга кадәр күп кенә мәгърифәтле татарлар гарәп, төрек, фарсы һәм башка телләрдә иркен сөйләшкән.

Татарларның гыйлемгә һәм алгарышка омтылышы хәзерге заманда да төрле телләр белүне шулай ук таләп итә. Татар халык мәкалендә әйтелгәнчә, «Телләр белгән – илләр белгән». Тизләнешле тормыш ритмыннан калышмыйча конкурентлыкка сәләтне саклап калу бары шул рәвешчә генә мөмкин.

Мәсләк һәм иман кушканча эш итү

Татарларның тормыш юнәлешләрен һәм карашларын нигездә мәсләк һәм иман билгели. Аларның үзәгендә – өлкәннәргә ихтирам, шәфкать һәм үзара ярдәм, нык гаилә коруга омтылу, хәйриячелек традицияләрен дәвам итү кебек гомумкешелек кыйммәтләре. Болар балачактан тәрбияләнә, буыннан буынга тапшырыла.

Милләтне берләштерүдә, телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә ата-бабаларыбыз 922 елда ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән ислам дине гаять зур роль уйный. Хәнәфи мәзһәбенең әхлакый күрсәтмәләрен һәм рухи хәзинәләрен кабул итү төрле халыклар һәм диннәр белән күршеләрчә дус мөнәсәбәтләр корырга, татарларның күпмилләтле бергәлекләргә уңышлы кушылуына ярдәм иткән. Тарихи сәбәпләр аркасында татарларның бер өлеше православие динен тота. Татарлар дин тотучыга – димәк, ышанычлы кешегә һәрвакыт олы ихтирам белән караганнар.

Нәкъ менә мәсләк һәм иман кешегә терәк була, тормыш сынауларын җиңәргә көч бирә.

Халык күңелен һәм моңын саклау

Татар мәдәниятенең иң серле күренеше, аның иң югары чагылышы – моң. Моң – халык күңеленең, эчке гармониясенең үзенчәлекле синонимына әйләнгән күпкырлы төшенчә.

Әйтеп аңлатып булмый торган әлеге хискә һәр татар җанында урын бар. Халык күңеле, уртак кичерешләр, эчке гармония – барысы да «моң» төшенчәсенең төрле төсмерләре. Татар халкының бөтен тәҗрибәсе, күп буыннарның рухи кичерешләре шушы бер сүздә чагылыш тапкан. Үзеңдә моң тәрбияләп буламы? Аны ничек табарга? Бу сорауларга йөрәк җавап бирер.

Үзенчәлекле татар моңы мәдәни күптөрлелек җирлегендә кешенең эчке матурлыгын, ниятләре сафлыгын, максатлары игелеген ачып бирә. Җанга якын халык көйләрен, Илһам Шакировның гаҗәеп тавышын һәм заманча җырларны татарның мәшһүр пентатоникасы берләштерә.

 

Гадәти гаилә кыйммәтләренә иярү

Өлкәннәргә карата һичсүзсез ихтирам, сабыйларны ихлас ярату һәм тату гаилә төзү – татарларның яшәеш таләбе. Туганлык дәрәҗәсе үзенчәлекләре – ерак һәм якын туганлык – татарлар өчен шартлы нәрсәләр. Нәселнең барлык әгъзалары да – туганнар. Бер-берең өчен җаваплылыкны һәм үзара ярдәмләшүне якын кешеңә карата изге бурыч итеп аңлау шуннан килә.

Гаилә бәйләнешләренең ныклыгы гореф-гадәтләр ныклыгын да билгели. Өлкәннәрнең шәхси үрнәге – үсеп килүче буын өчен иң күркәм тормыш сабагы ул.

Аерым шәхесләрнең, гаиләнең тормыш юлы һәм халыкның күпгасырлык үткәне – кеше үзаңына йогынты ясаучы мөһим факторлар. Күп кенә гаиләләр үз шәҗәрәләрен тиңсез ядкәр итеп саклыйлар. Шәҗәрә – элеккеге буыннарга ихтирам билгесе, ул үзеңнең тарихи тамырларыңны аңларга ярдәм итә.

Бөек тарихи вакыйгаларга катнашың булу, Ватанга һәм үз халкың мәдәниятенә берсүзсез мәхәббәт – болар һәр кешегә бу дөньяда «үзен табарга», үзенең татар дөньясыннан булуын һәм милләтенә тугрылыгын белдерергә мөмкинлек бирүче ныклы нигез.

Россиянең һәм дөньяның чиксез киңлекләренә таралып яшәгән миллионлаган татар кешесе олы татар гаиләсенең бер өлеше булып тора. Туган туфрак җылысы, ата-ана мәхәббәте һәм борынгы риваятьләр – тумыштан килгән әлеге җуелмас хәзинәләребез гомер буе янәшәбездә.

 

Мәгърифәткә омтылу

Белем кадерен белү, китапка һәм укымышлы кешеләргә хөрмәт белән карау, гыйлемгә тартылу татарларга һәрчак хас булган. Татарлар гасырлар буе Урта Азиянең, Мисырның, Якын Көнчыгышның, Көнбатыш Европаның иң яхшы белем үзәкләрендә укырга омтылган. Курсави, Ялчыгол, Утыз-Имәни, Мәрҗани, Баруди, Бигиев һәм башка күренекле фикер ияләре чит илдә алынган белемнәрен эшкәртеп, җирле шартларга җайлаштырганнар.

Гарәп-мөселман традицияләренең Европадагы яңарышы идеяләре белән кушылмасы татар фәлсәфи фикере феномены тудырган. Ул XIX – XX гасырлар чигендә бөтен мөселман дөньясы өчен маякка әверелгән. Идел-Урал төбәгендәге «Мөхәммәдия», «Буби», «Хөсәения», «Галия» һәм башка мәдрәсәләр зур белем үзәкләренә әверелгәннәр, алар Россия империясенең төрле почмакларыннан һәм башка дәүләтләрдән күпсанлы шәкертләрне үзләренә җәлеп иткәннәр.

Әлеге уку йортларында әзерләнгән белгечләр соңыннан совет мәгариф системасының нигезен тәшкил итеп, дөньяга бик күп күренекле фән һәм сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен тәрбияләгән, ТАССРда мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында белем бирүне оештыруда, башка илләрдә милли зыялылар катлавын булдыруда әһәмиятле роль уйнаган.

Татар мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхретдин: «Һәрбер кеше вә һәрбер кавем вә милләтнең бәхетле булуларына баш сәбәп – гыйлемдер», – дип язган. Белемгә омтылыш, дөньядагы үзгәрешләргә тиз төшенүчәнлек, фән-техника казанышларын иҗади куллану сәләте  –  татарларга хас сыйфатларга әйләнгән.

Хәрәкәтчәнлек һәм ирекле үсеш

Күчмә һәм утрак мәдәниятләр кушылмасы татарларның чынбарлыкка җайлашу дәрәҗәсен билгеләгән, бөтен яңа нәрсәне үзләштерү сәләтенә җирлек тудырган.

Татарларга элек-электән үк даими хәрәкәт, алда торган мәсьәләләрне тиз һәм җәһәт хәл итәргә омтылу хас. Ата-бабаларыбыз Алтын Урда чорында ук кыйтгаларның чиксез киңлекләрен үз ватаннары дип санаганнар, алар буйлап сугыш һәм сәүдә максатларында ансат кына күченеп йөргәннәр.  

Татарлар өчен азатлык дигән күпкырлы төшенчә зур әһәмияткә ия. Ирек, азатлык, хөррият – барысы да азатлык турында. Үз сәләтләреңне гамәлгә ашыру иреге, үз фикереңне белдерү иреге, үз тарихыңны, үз язмышыңны үзең язу иреге.

Инде Яңа заманда алдан күрүчән татар сәүдәгәрләре Европага да, Казахстан далаларына да, Кытай чикләренә яисә Урта Азиянең кайнар чүлләренә дә тиз генә барып чыга алганнар. Алар Россия базарларын Көнчыгыш базарларына сәүдә җепләре белән бәйләп, икътисади һәм мәдәни йогынтыларын киңәйтә барганнар.

 

Татар булу

Миллилекнең яңа мөмкинлекләрен эзләү – һәрберебезнең бурычы. Татар мәдәнияте һәрвакыт күп төрле булуы белән аерылып торган һәм шуңа күрә төрле үзгәрешләр чорында тотрыклыгын югалтмаган. Безне бөек гамәлләргә омтылу һәм үз көчебезгә ышану берләштерә. Без төрле-төрле, әмма безнең рухи хәзинәләребез уртак.

Татар булу ул:

  • рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету;
  • кайда яшәүләренә, нинди телдә сөйләшүләренә, нинди дин тотуларына карамастан, барлык татарлар белән бердәмлекне ныгыту;
  • татар дөньясының бай тарихи-мәдәни мирасы белән горурлану һәм үз халкың тарихын өйрәнүгә, телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен үстерүгә омтылу;
  • белемгә, алгарышка омтылу, үз эшеңә иҗади караш, шул рәвешчә халкыбызның мәдәни һәм акыл мөмкинлекләрен арттыру;
  • ватанпәрвәр булу, Ватанны ныгыту;
  • барлык халыклар бергәлегендә татарларның тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, тынычлык һәм татулык саклау;
  • заманнан калышмыйча, югары тизлектә бару, нинди генә сынаулар булмасын, ияр өстендә калырга, егылмаска, имгәнмәскә тырышу, һәм, ахыр чиктә, максатка ирешү.

Мәдәниятебез, телебез өчен, гореф-гадәтләребезне саклау өчен, үзебезгә, ата-бабаларыбызга кадерле хәзинәләрне киләсе буыннарга тапшыру өчен җаваплылыкны бары без генә үз өстебезгә ала алабыз.

Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Татар мәдәниятенең ни белән дан казаначагы, балаларыбызның бездән нинди сабак алачагы безнең һәрберебездән тора. Безнең уртак рухи хәзинәләр кыю тәҗрибәләр ясауда, уңышларга ирешүдә таянычыбыз һәм көч алу җирлеге булып тора. Рухи хәзинәләребез – илһам чыганагы, милләтне яңарту, яңа үсеш офыклары ачу өчен бетмәс-төкәнмәс байлык. Иң мөһиме – үз халкың хакына аңлы гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*