tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасының яңа саны чыкты
“Татарлар” газетасының яңа саны чыкты

“Татарлар” газетасының яңа саны чыкты

Ноябрь ае – татар халкында “Каз өмәләре” белән данлыклы. “Татарлар” газетасының яңа санында да сез Казанда, Тубылда, Киров өлкәсенең Сасмак авылында узган өмәләр хакында укый аласыз. Мондый йолаларыбызны саклап калуда хатын-кызларыбызның роле зур. “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының да максаты шуннан гыйбарәт. Алар Самара өлкәсендә сәфәрдә булып кайтты. Нинди чаралар оештырганнар, ниләр күргәннәр. Алия Арсланова, Эльвира Шәһәлиева язмасыннан белерсез.

Татар журналистикасында тирән эз калдырган каләм ияләре бар. Шуларның берсе-Рәсимә Сибгатуллина. Аның хакындагы истәлекләре белән тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова уртаклаша.

Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарлар” газетасы һәм конгрессның Казан бүлеге Әниләр көне уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” исемле конкурс игълан итте. Шул уңайдан килгән иншалар белән газетада да танышырга мөмкин. Бу санда Мамадыштан Фирая Мингалиеваның әнисе хакында язган иншасы урын алды.

40 елдан артык халкыбызга милли уен коралларыбызны кайтаручы, алар белән яшь буынны таныштыручы, чит илләрдә татарлар арасында пропагандалаучы “Сорнай” ансамбле хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. Аның җитәкчесе Ринат Гыйләҗев белән кызыклы әңгәмәне дә “Татарлар” газетасының яңа санында укый аласыз.

Энҗе Шәйхетдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*