tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарлар” газетасының яңа саны дөнья күрде
“Татарлар” газетасының яңа саны дөнья күрде

“Татарлар” газетасының яңа саны дөнья күрде

“Татарлар” газетасының 2 нче саны кызыклы, гыйбрәтле материалларга аеруча бай булды. Кытайда гомер итүче, 2005 нче елларда Казанга килеп уку бәхетенә ирешкән милләттәшебез Рифкать Фәхретдинов белән әңгәмәне тәкъдим итәбез. Ул башкалабызда укыган елларын искә төшерә, Кытайдагы татарлар тормышы хакында сөйли.

2019 нчы ел милли җәмәгатьчелек хәтерендә нинди мөһим вакыйгалар белән уелып калыр? Бу хакта шулай ук газета битләреннән укып блелә аласыз. Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерләнә. “Татарлар” газетасы дәһшәтле елларның геройларын искә ала. Алар батырлыгы хакында сөйли. Бу санда Бәрәңге районы Татар Кышнасы авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Хатиф Хәсәнов, шулай ук тагын бер Герой – Ульяновск өлкәсе Барыш районыннан чыккан татар ир-егете Ибраһим Беркутов турында язмалар урын алды.

“Кайда гына юк татар”. Латвиядә гомер итүче татарлар тормышына багышланган мәкалә шундый исем белән урнаштырылган. Сез бу язманы укып, Рига шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез хакында бик күп кызыклы мәгълүмат белән танышырсыз.

Татар эстардасындагы бүгенге иң популяр җырчылар аның җырларын башкара. Композитор Айдар Тимербаев көй язу серләре белән уртаклаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*