tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Швейцариядә татарлар белән аралашты
Татарстан Президенты Швейцариядә татарлар белән аралашты

Татарстан Президенты Швейцариядә татарлар белән аралашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән кая гына барса да, милләттәшләребез белән очрашмыйча калмый. Бу юлы да Швейцариягә визиты кысаларында, тыгыз эш графигына карамастан, ул чит илдә яшәгән татар җәмәгатьчелегенең хәлен белмичә кала алмады.

Бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Швейцариядәге милләттәшләребез белән очрашты. Женевада La Reserve Geneve кунакханәсендә узган чарага төрле елларда Швейцариягә күченеп китеп, чит илдә татарлыгын югалтмаска, телләрен һәм мәдәниятен сакларга тырышкан татарлар җыелды. Очрашуны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

Иң беренче итеп, 2015 елның декабрендә Швейцариядә оештырылган “Юлдаш” Татарлар һәм башкортлар ассоциациясенең җитәкчесе Регина Щеглова Аccоциация булдыруның алшартлары һәм үзләренең бүгенге көндәге эшчәнлеге белән таныштырып китте. Ирешелгән уңышларына һәм киләчәккә планнарына тукталды. Шулай ук Татарстан вәкилләренә 2016 елда Швейцариядә уздырыла башлаган Сабантуй мизгелләре белән видеоролик күрсәтелде.

Женева университетында лингвистика буенча докторант Гөлҗиһан Кашаева дөньяда татар телен саклау әһәмияте турында сөйләде.

Любовь Камоско-Айранджы “Өйгә телибез” йортсыз хайваннарга ярдәм итү буенча хәйрия фонды хуҗаларының берсе. Ул Фонд эшчәнлеге турында бәян итте. Швейцариядә яши торып, ул Казанда да хуҗасыз хайваннарга ярдәм итү приюты һәм фонды оештырган һәм Швейцариядә дә хәйрия эшчәнлеген дәвам итә.

Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез конкрет тәкъдимнәрен дә җиткерде. Алар арасында Гугл транслэйт ( татарча тәрҗемәне булдыру), татарча көрәш буенча Женевада курслар уткәру, Сәләт җәйге аланнарына Швейцариядән балаларны җибәрү, өстәмә материаллар – уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итү, үзара багланышларны активлаштыру һ.б.

Президент “Юлдаш” Татарлар һәм башкортлар ассоциациясенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Регина Щегловага рәхмәт хатын тапшырды, “Юлдаш” ассоциациясенә “Татар тарихы” 7 томлыгы һәм DVD-караоке бүләк итте.

Очрашу татар диаспорасы балалары Татарстан делегациясе өчен әзерләгән музыкаль номер белән тәмамланды. Шулай ук Гийом Дарлес тамак белән җырлады һәм кубызда татар телендә композиция башкарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*