tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары Казанда

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары Казанда

7 декабрьдә татар конгрессы бинасына иртәдән халык агыла. Биредә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары һәм киңәйтелгән утырышка килүче Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары теркәлү узалар.

Билгеле булганча, форум эшендә Россия Федерациясенең 66 төбәгеннән һәм 28 чит илдән 700 кеше катнашуы көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булып 77 кеше тора. Чараларны яктырту өчен аккердитация алган журналистлар саны алтмышка якынлашып килә.

Бу зур чараларга килүчеләр нинди уй-фикерләр белән киләләр – шулар турында берничә кеше белән сөйләшеп алдык.

Рөстәм Касюков һәм Рафаил Мөхәммәтҗанов Нижневартовск шәһәреннән “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына килгәннәр. Инде өченче мәртәбә форум эшенә катнашуны үз эшләре өчен файдалы, кирәкле дип саныйлар.

Төмән яклары нефтьчеләренең зур үзәкләре булып торган Нижневартовскта милләттәшләребез күпләп яши. Алар бөтенесе дә диярлек башка җирдә туып-үскән кешеләр. Мәсәлән, Рөстәм Нигматович Татарстанда туып үсеп, армиядән соң барып төпләнгән, ә Рафаил Рифкатович – Магнитогорсктан күчеп килгән икән.  Кунакларыбыз әйтүенчә, шәһәрдә татарлар саны – 50 мең. Шуңа күрә делегацияләре дә саллы – 7 кеше. Әңгәмәдәшләремнең бизнесы нигездә – нефть чыгарган урыннарда төзелеш эшләре. “Татар эшләрен” дә җигелеп алып баралар. Бәйрәмнәр, Сабан туйларын оештыруга ярдәм итеп торалар. Рафаил Рифкатович инде 15 ел шәһәр татарларының “Мирас” милли-мәдәни автономиясен җитәкләп килә.

Илдар Садыйков һәм Илдар Мөрсәлимов Кыргызстаннан, Бишкек шәһәреннән шулай ук форумда катнашу өчен килгәннәр. Шунысы кызыклы алар да төзүчеләр булып чыктылар. Илдар Садыйков – “Экономстрой” оешмасы директоры һәм шәһәр советы (Кыргызстанда ул кенеш дип атала) депутаты. Оешма күбесенчә җитештерү объектларын төзи икән. Депутат һәм эшмәкәр буларак Илдар Вахидович һәр форумга килүне (бу аның инде дүртенче форумга килүе икән) эшкә алга алып бару өчен куллана, Бу юлы да ул Казан транспорт системасы белән якнырак танышу, уңайлы эш алымнарын үзләрендә куллану өчен шунда эшләүче кешеләр белән күрешеп, сөйләшеп алырга тели.

Белгәнебезчә, Бишкектагы Гөлсинә Ульмаскулова җитәкләгән “Туган тел” татар-башкорт үзәге чит илләрдә эшләүче татар оешмаларының иң активларының берсе. Әңгәмәдәшләрем дә милләттәшләребез эшләреннән читтә калмыйлар. Корбан гаетләренә, Сабан туйларына кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп киләләр. Ике Илдар да үзләрен Кыргызстан кешеләре дип саный икән, чөнки алар бу җирдә туып-үскән өченче буын. Шулай да әби-бабалары Татарстан якларыннан – Казаннан, Бөгелмәдән, Әлмәттән киткәнен беләләр, истә тоталар.

*

Теркәлү узган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары комиссия утырышларына җыелачак. Россия Ислам институтында – Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү  комиссиясе, Татарстан Дәүләт Советында – Халыкара багланышлар  һәм кеше хокуклары комиссиясе, сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында – Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне һәм икътисадый багланышларны үстерү комиссиясе, мәдәният министрлыгында – Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы комиссиясе,  мәгариф һәм фән  министрлыгында – милли мәгариф һәм фән комиссиясе, “Казан” милли мәдәният үзәге – массакүләм мәгълүмат чаралары комиссиясе, Татарстан Фәннәр академиясендә – татар милләтенең стратегик үсеше комиссиясе эшләячәкләр.

Төшке аштан соң “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм 2017 елга эш планын кабул итү булачак.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары исә төп юнәлешләр буенча фикер алышу мәйданчыкларына җыелачак.

Татарстан Фәннәр академиясендә – «Төзелеш индустриясендә инновацияләр һәм энергияне саклау” темасына, икътисад министрлыгында – “Татарстан Республикасында бизнес. Инфраструктура, Институтлар үсеше  һәм ярдәм итү программалары” темасына, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать министрлыгында – “Агросәнәгать комплексында яңа технологияләр һәм ысуллар” темасына, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында – “Туризм индустриясе һәм кунакханә бизнесы үсеше” темасына, IT-паркында – “IT индустриядә инновацион проектлар” темасына фикер алышу мәйданчыклары эшләячәк.

Кич белән татар конгрессы чараларында катнашучыларга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле тәкъдим ителәчәк.

8 декабрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак.

Форум кысаларында пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасының инновацион проектлар аллеясы эшләячәк.  Эшлекле аллеяда ПО «Зарница», ООО «Максат-Рус» -резидент IT-Parka, ООО «ДДС Софт»,  ООО «ProQuest», Компания «Arch-Skin», Инжиниринговая компания «СтройТехГрант»,  ООО «Мультипласт», РЦИ «Bionovatic», ООО «Агрофирма «Залесный» компанияләре тарафыннан 3 юнәлештәге 9 проект тәкъдим ителәчәк.

Төшке аштан соң чараларда катнашучылар ҖЧҖ “Майский” теплица комбинаты һәм “Химград” технополисы объектлары буенча экскурсиягә барачаклар.

Программа К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татар шагыйре Мөдәрис Әгъләмовның 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.

Марсель Масагутов фотолары

Тулырак мәгълүмат:

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XI Форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*