tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин тууына 80 ел
Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин тууына 80 ел

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин тууына 80 ел

Бүген 9 февральдә Татарстанның халык язучысы, Татарстан республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллиннга 80 яшь тулган булыр иде. Сабырлыгы, оптимизмы белән таң калдырган шәхес 2011 елның 9 декабре көнне  73 яшендә безнең арабыздан китеп барды.

Белешмә:

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Җитмешенче еллардан башлап Ф.Яруллин проза жанрының зуррак формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «Һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм башка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла килгән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф.Яруллин укучылар арасында иң популяр язучыларның берсе булып таныла.

1964–2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардан «Аерылмас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентыклары өчен автор 1978 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомобиль…» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Драматург иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмаларында урын ала.

Язучыга 1985 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем, шулай ук Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры (1985) бирелә. Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Яруллинга 2001 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевнең Указы белән «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә.

Ф.Яруллин – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Язучы 2011 елның 9 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*