tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар
Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Түбән Камада Туфан Миңнуллинны искә алдылар

16 октябрьдә Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры яңа 26 нчы сезонын ачып җибәрде. Шушы вакыйгага туры китереп театрда тагын  берничә истәлекле чара үтте. Сезонны түбәнкамалылар исемен йөртүчеләр буларак Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсеннән башладылар. Билгеле булганча, 2015 ел – танылган драматургның юбилей елы. Үзе исән булса, аңа  80 яшь тулган булыр иде.

Кичә тантаналы рәвештә театр фойесында Туфан Миңнуллинның бюстын ачу тантанасыннан башланып китте. Бәйрәмгә килгән рәсми затлар, язучының каләмдәшләре һәм иҗатташ дуслары аның турында байтак җылы сүзләр әйттеләр. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Туфан Миңнуллинның язучы буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та, депутат буларак та татар һәм Татарстан мәдәниятен үстерүгә керткән чиксез зур эшен июгары бәяләде.

мансур гыйлажев тмин премиясеКичәдә Туфан Миңнуллинга багышланган фильмнан шактый зур кисәк күрсәтелде, Камал, Минзәлә, Гафури исемендәге башкорт театры һәм Түбән Кама театрының үз артистлары башкаруында драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән әзекләр күрсәтелде.

Төп интрига яңа гына Татарстан мәдәният министрлыгы һәм язучылар берлеге гамәлгә кертелгән Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең тәүге лауреаты кем булуында иде. Бу бүләк танылган драматург һәм сценарист Мансур Гыйлаҗевка тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*