tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген Башкортстанның Уфа шәһәрендә халык шагыйре Мостай Кәримне хөрмәтлиләр. Шагыйрь тууына 100 ел тулу уңаеннан, тантаналы чаралар оештырыла. Аларда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Искә алу чаралары Мостай Кәримнең Уфа шәһәрендә урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Биредә Татарстан һәм Башкортстан зыялылары да җыелды. Васил Шәйхразиев Татарстан җитәкчелеге исеменнән сәламнәрен җиткерде.

Мостай Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан, кичке якта тантаналы искә алу кичәсе дә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*