tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Ак калфак” китүче елның нәтиҗәләрен барлады
Уфада “Ак калфак” китүче елның нәтиҗәләрен барлады

Уфада “Ак калфак” китүче елның нәтиҗәләрен барлады

16 декабрь көнне Уфа шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының бүлекчәләре җитәкчеләрен чакырып еллык эшкә нәтиҗә ясадык һәм киләсе елга алда торган бурычлар турында сөйләштек, дип хәбәр итә Люция Вафина.

Мәүлет аена багышлап мөнәҗәтләр әйтелде, калфак чигү буенча 2 мастер класс күрсәтелде. Рассәм Шайхетдиновның яңа күргәзмәсе буенча фикер алышулар һәм актив эшләгән бүлекчә җитәкчеләре белән тәҗрибә уртаклашу һәм алддагы бурычлар турында җитти сөйләшү булды. Чарада катнашучылар эшкә дәртләнеп таралыштылар. Бүлекчәләр бик еракта булсаларда, суыкта транспортын табып,  килеп катнашулары минем өчен зур шатлык, – дип ассызыклый Люция ханым.

Чараны ТНВ каналы да килеп төшереп киткән. Киләсе 2017 елда каникул көннәрендә әлеге сюжетны карап булачак икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*