tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды
Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды

Уфада куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында куелган “Зөләйха күзләрен ача” драмасы “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итә. “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче театрлар исемлеге бүген билгеле булды.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның популяр романы буенча режиссер Айрат Әбүшахманов куйган спектакль «Зур формадагы иң яхшы спектакль» алты номинациядә билгеләп үтелгән.

Болар – «Зур формадагы иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссер эше» – Айрат Әбүшахманов; «Иң яхшы хатын-кыз роле» – Римма Каһарманова; «Рәссам эше» – Альберт Нестеров; «Костюмнар буенча рәссам эше» – Альберт Нестеров; «Ут буенча рәссам эше» – Илшат Саяхов.

“Алтын битлек” милли театр премиясе лауреатлары 27 мартта билгеле булачак.

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*