tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучы – җан табибы ул
Укытучы – җан табибы ул

Укытучы – җан табибы ул

Бүген, 22 сентябрь көнне күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Хәмитовка 70 яшь тула.

Күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард Хәмитов 1937 елның 22 сентябрендә Башкортстанның Борай районы Яңа Кизгән авылында дөньяга килә. Педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы. БАССРның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясенең атказанган югары мәктәп хезмәткәре. 120дән артык гыйльми хезмәт, шул исәптән 11 монография, авторы. “Халыклар дуслыгы”, “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орденнары, 15кә якын медаль белән бүләкләнгән. 1983-2005 елларда Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының ректоры. 2005-07 елларда Русия Дәүләт думасы депутаты. Әлеге көндә педагогия университетында ректор киңәшчесе булып эшли.
Җәмәгате белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ике оныклары бар.

– Эдуард ага, республика халкы Сезне, беренче чиратта, зур галим буларак белә. Фәнгә кереп китү тарихыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.

– Монда әтиемнең роле зур. Ул – һөнәре буенча математик, 1936 елда Укытучылар әзерләү институтын тәмамлаган. Шуннан соң аны Борай районы Яңа Кизгән авылына мәктәп директоры итеп җибәргәннәр. Шунда башлангыч сыйныфларда укытучы Нурия исемле кыз белән танышкан. Өйләнеш­кәннәр. Озакламый мин туганмын.

Булачак һөнәремне балачактан ук сайладым. Укытучы эшенең бөтен авырлыгын, нечкәлекләрен кечкенәдән үк күреп-татып үстем. Югары сыйныфларда укыганда әти­ем кечерәк сыйныфларда укучы­ларның контроль эш­ләрен тикшерү өчен миңа бирә иде. Мәктәптә дә кеше чишә алмаган математик мәсьәлә­ләрне, тактага чыгып, үзем эшләп күрсәтә идем. Алтын медальле аттестат алырга бер генә “дүртлем” артыграк булып чыкты.

1954 елда Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Ул вакытта мәктәпләрдә югары белемле укытучылар җитешми иде. Шунлыктан, ул вакыттагы БАССР мәгариф министры­ның махсус күрсәтмәсе белән, безне бер елга алдан, 1958 елның мартында ук, V курс өчен дәүләт имтиханнарын тапшыртып, эшкә җибәрделәр. Мин кызыл дипломга лаек булдым.

Бөре пединститутының физика кафедрасында бераз ассистент булып эшләгәннән соң, Куйбышев (хәзерге Самара) дәүләт педагогия институтының аспирантурасына укырга кердем. Кандидатлык диссертациясен якладым. 1964-66 елларда шунда ук өлкән укытучы, доцент булып эшләдем. 1966 елда физика-математика факуль­теты­ның деканы итеп сайландым. Әйткәндәй, мин СССРда сайлау юлы белән вазыйфага килгән беренче декан булдым. Моңа кадәр аларны билгеләп кенә куя торган булганнар.

Ләкин халык “Торган җирдән туган җир яхшы”, дип юкка гына әйтми шул. Җирсү хисе биләп алды. Сагынуыма чыдый алмыйча, Башкортстанга кайтырга булдым. Ул вакытта республикада гыйльми кадрларга кытлык иде. Бер генә сан китерәм: 60нчы елларда БАССРда барлыгы 9 профессор бар иде. Шулар­ның 8е – медицина институтында, берсе нефть институтында эшли. Ә Куйбышев шәһәренең мин эшләгән педагогия институтында гына да 32 фән докторы, профессор!

Шулай итеп, 1966 елда Уфага кайтып төштем. Нефть институтына физика кафедрасы мөдире итеп эшкә чакырдылар. Анда өч еллап хезмәт куйдым.

1967 елда Башкортстан дәүләт педагогия институты ачылды. Төгәл бер ел үткәч, анда физика укытыла башлады. 1969 елда обком күрсәтмәсе белән мине шунда эшкә күчерделәр. Башта – физика кафедрасы мөдире, аннары – факультет деканы, ә 1972-83 елларда БДПИның уку-укыту эшләре буенча проректоры булып эшләдем. 1983 – 2005 елларда бу уку йортының ректоры вазыйфасын биләдем.

– Сезнең озак вакыт милли хәрәкәттә булуыгыз, 1998-2005 елларда Башкортстан татарлары конгрессын җитәкләвегезне дә яхшы беләбез. Республикада яшәүче милләттәшләре­безнең рухи тормышы өчен әһәмиятле карарлар да нәкъ шул елларда кабул ителде. Ул чор хәтерегезгә нинди сыйфатлары белән кереп калган?

– 80нче елларда халкы­бызның хәл ителмәгән рухи проблемалары хәттин ашкан иде. Без, зыялылар, бергә җыелып, аларны хәл итү юллары турында сөйләшәбез, һәркем бу эшкә кулыннан килгәнчә үз өлешен кертергә тырыша. Шулай итеп, милли хәрәкәткә кереп киттем.

1998 елда Башкортстан татарлары конгрессының I съезды үтте. Шунда мине оешманың рәисе итеп сайлап куйдылар. Бу авыр йөкне җиде ел тарттым. Конгресс җитәкчелеге татар җәмәгать оешмалары белән Хөкүмәт арасындагы арадашчы ролен үти иде. Популистик өндәү-чакыруларга бирешмичә, салкын акыл белән шактый күп эш башкарып чыга алдык. Мәсәлән, “Нур” театрының төзелешен дәүләт тарафыннан финанслау, мәктәп өчен татар теле дәреслекләрен республикада нәшер итә башлау шундыйлардан булды.

Шулай да минем өчен иң әһәмиятлесе БДПИда татар теле һәм әдәбияты бүлеген ачу булды. 50 кешелек ике төркемнең берсе татар һәм урыс тел-әдәбияты буенча махсуслашса, икенчесе татар һәм чит телләр укытучыларын әзерли башлады. Анысы аеруча мөһим, чөнки авыл мәктәпләрендә чит телләрне укыту шактый түбән дәрәҗәдә булып, белгечләр җитешми иде. Шунлыктан авыл балалары югары уку йортларының чит телләр факультетларына керә алмады. Аларның урыннарын махсуслашкан шәһәр мәктәпләрендә белем алган балалар ала иде. Алар исә, укуын тәмамлагач, авыл мәктәбенә барудан баш тарта. Ике профильле татар-инглиз, татар-немец, татар-француз төркемнәрен ачу бу гадел­сезлеккә чик куйды.

– Мәгариф турында сүз чыккач, үземне борчыган бер сорауны бирмичә кала алмыйм. Соңгы дистә елда уку-укыту системасы зур үзгәрешләр кичерде. Алар­ның иң күп бәхәс тудырганы урта мәктәпләрдә Бер­дәм дәүләт имтиханнары кертелү булгандыр, мөгаен. Гомерен педагогик хезмәткә багышлап, Русия Дәүләт думасының Мәга­риф һәм фән комитетында хезмәт куйган, бу өлкәгә кагылган берничә законның авторы яисә автордашы сыйфатында чыгыш ясаган шәхес буларак, Сезнең мәктәп системасындагы бу үзгәреш­ләргә мөнәсәбә­тегезне ишетәсе килә.

– Минем фикеремчә, ил алдында торган төп мәсь­әләләрнең беренчесе икътисад үсешенә бәйле булса, икенчесе яшь буынны тәр­бияләүгә кагыла.

“Үзгәртеп кору”лардан соң, СССР таркалгач, мәктәпләр өстеннән тәрбия функциялә­рен бөтенләй алып ташладылар. Имеш, мәктәп теге яки бу фәнне укытырга гына тиеш, ә тәрбия эше тулаем гаилә, ата-ана өстендә. Бу – хата караш. Мәгариф – ул белем бирү белән тәрбия эшенең табигый синтезы.

БДИ системасын кертүгә мин теш-тырнагым белән каршы булдым. Аны башта тулаем тест рәвешендә керт­теләр. Права алганда юл кагыйдәләреннән сынау тапшыргандагы кебек. Иң надан кеше дә, дүрт вариант җавапның берсенә төртеп, 25-30 балл җыя ала иде. Укучының иҗади фантазиясен күзаллау, сөйләү, язу осталыгын сынау турында биредә сүз дә булырга мөмкин түгел. Шөкер, ни­һаять, моны аңлап алып, БДИ үткәрү методикасында үзгәрешләр башланды, алар тулаем тест рәвешендә үткәрелүдән туктады.

БДИ нәтиҗәләре нигезен­дә генә вузларга кабул итүне дә дөрес эш дип санамыйм. Бер гыйбрәтле вакыйга турында да сөйләп үтим. БДИ системасы кергән генә елларда Мәскәү дәүләт универси­тетының журналистика факультетында диктант яздыралар. Студентларның барысы да диярлек – урыс теленнән БДИны 100 баллга тапшырып, зур конкурс үтеп укырга кергән яшьләр. Нәтиҗәләр нинди булган, дисезме? Берничә дистә студенттан өч кеше генә диктантны “өчле”гә яза, калганнары һәммәсе дә “икеле” ала. Аларның урыс теленнән БДИны нинди юл белән 100 баллга тапшыруын үзегез чамалыйсыздыр инде, шәт. Нәтиҗәдә, МДУ җитәкчеләре абитуриентлар кабул иткәндә, БДИ нәтиҗәләренә өстәп, уку йортының эчке имтиханнарын да үткәрүгә күчте. Гомумән, урындагы хаки­миятләр сәләтле балаларны күз уңыннан ычкындырмаска, аларның үсеше өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш.

– Бу хакта сөйләгәндә югары уку йортлары системасындагы үзгәрешләргә, аларның биш еллык специалитеттан баш тартып, ике дәрәҗәле уку-укыту системасына – бакалаврлар һәм магистрлар әзерләүгә күчү мәсьәләсенә дә кагылмыйча мөмкин түгел…

– Бу – бик авырткан мәсьәлә. Бәлки, әлеге система аерым өлкәләрдә үз-үзен аклыйдыр да. Бәлки… Ләкин педагоглар әзерләүдә аның зыяны гына бар. Дүрт ел укып, бакалавр квалификациясен алып чыккан педагог ни укытасы предметын, ни укыту методикасын юньләп үзләш­тер­мәгән була. Андыйлар, мәктәпкә килгәч, ниш­ләргә белми. Минем карашка, укытучылар әзерләүнең иң нәтиҗәле һәм үтемле формасы – биш еллык специалитет. Ул вакыт тарафыннан сыналу үткән.

Уйлап карагыз: кайсыгыз­ның гына дүрт ел укып, бакалавр дәрәҗәсен алган табибта дәваланасы килер икән? Ә бит укытучы да – шундый ук табиб. Ул – җан табибы, баладан шәхес тәрбияләүче зат.

Мин бер әйберне беләм: булачак укытучыларны яшь­тән әзерләргә кирәк. Бу өлкәдә педагогия училище­ларының әһәмияте бик зур. Алардан килгән студентларыбыз мәгарифнең элитар катламын тәшкил итә. Алар теорияне практика белән бәйли, алган белемнәрен тормышта файдалана белә. Ләкин мондый уку йорт­ларының саны елдан-ел кими бара.

Быел мәгариф системасында бик кызыклы бер үзгәреш күзгә ташланды: IX сыйныфны тәмамлау­чы­ларның 60 проценты, мәк­тәптән китеп, урта махсус белем бирүче уку йортларына – колледжларга, училищеларга, техникумнарга укырга керде. Былтыр бу сан 30 процентка да тулмый иде. Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Яшь кеше дүрт яисә алты ел вузда укып, бакалавр яисә магистр дипломын алып чыга, ләкин эш таба алмый. Ә училище һәм техникум тәмамлаучылар өчен эш һәрвакыт бар.

– Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Эдуард ага! Барлык укучыларыбыз исеменнән Сезне күркәм гомер бәйрәмегез белән тәбриклибез!

Илдус Фазлетдинов, “Кызыл таң” газетасы, Уфа

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*