tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида ханымнар түгәрәк өстәл янына җыелды
Ульяновскида ханымнар түгәрәк өстәл янына җыелды

Ульяновскида ханымнар түгәрәк өстәл янына җыелды

Күп милләтле Россиядә ана телен өйрәнү, глобализация шартларында гаиләдә милли тәрбия системасын һәм гореф-гадәтләрне саклау… Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызлары бергә җыелып әнә шул һәм бүген күпләрне борчыган башка проблемалар хакында фикер алыштылар. Әбиләр белән әниләр, мәктәп укытучылары һәм мәдрәсә мөгаллимәләре катнашында эшлекле очрашу һәр елдагыча  шәһәр елга портында узды.

Өлкәнең иң актив ханымнарын бер мәйданга җыючы бу очраушга ел саен Казаннан мәртәбәле кунаклар да чакырыла. Быелгысында Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге татар гимназиясе директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Камәрия ханым Хәмидуллина катнашты.

Быелгы очрашуга Камәрия ханымның чакырылуы очраклы түгел. Бүгенге сөйләшүнең темасы балаларга ана телен өйрәтү һәм гаиләдә милли тәрбия ысулларын саклау. Ә укыту, тәрбия мәсәләсендә Камәрия ханымның зур тәҗрибәсе бар.

Сөйләшү барышында хәзерге чорда әби-бабайлардан калган телне генә түгел, ә гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау кебек проблемаларны да күтәреп чыктылар.

   Һәрберебезгә мәгълум, яшь гаиләләрдә татар телендә аралашу бик азайды. Үзләре дә татар телен белмәгән ата-аналар соңгы вакытта балаларын Ульяновск татар  мәдәният үзәгенә җырлап-биергә генә түгел, ә татарча аралашсыннар өчен дә китерәләр икән.

Очрашу барышында семберлеләр Камәрия ханыма байтак сораулар да бирде. Аларның байтагы сабыйларга дини һәм дөнявый тәрбия бирү хакында булды.

Әлбәттә, Казаннан еракта, башка милләтләр арасында яшәүчеләргә татар телен саклау,аны балаларга өйрәтү иң зур проблемаларның берсе. Шуңа да алар булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышалар. Гадәттә, бу зур эшне гаиләдә әби-бабай алып бара.

Ике сәгатьткә якын барган җитди сөйләшүдән соң Сембернең зыялы ханымнарын Идел елгасы буенча сәяхәт итте.

 

Рамис Сафин,

 Ульяновск өлкәсе

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*