tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида театр фестивале дәвам итә
Ульяновскида театр фестивале дәвам итә

Ульяновскида театр фестивале дәвам итә

Ульяновскида Бари Тарханов исемедәге татар халык театрлары фестивале дәвам итә. Бүген татар мәдәнияте үзәге сәхнәсендэ Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йорты каршындагы халык театры чыгыш ясый. Алар семберлеләргә Данил Салиховның «Микулай дәдәйнең бөер ташы» комедиясен күрсәттеләр. Залда бер генә дә буш урын юк, урын җитмәгәнлектән байтак тамашачы  кире кайтып китте. Спектакль тәмамлангач, өлкәнең Халыклар дуслыгы йорты директоры Нурия Туркова үзешчәннәргә  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Фестиваль 27 нче март Халыкара театр көнендә тәмамланачак.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*