tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида Тукай чаралары
Ульяновскида  Тукай чаралары

Ульяновскида Тукай чаралары

«Тукай әсәрләре минем күңелемдә”. Ульяновскида шундый исем астында узучы балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды. Җиденче ел рәттән оештырылучы әлеге бәйгегә быел 200 дән артык  бала үз эшен тәкъдим итте. Шунысы да игътибарга лаек –  ел саен узучы әлеге иҗади конкурста татар балалары белән бергә башка милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Шулай ук Сембердә Тукай көннәренә багышлап мәктәп укучылары арасында иншалар язу һәм китапханәләрдә сәнгатьле уку буенча да ярышлар үтте.

Сембер төбәгендә Габдулла Тукай туган көненә багышлап ел саен бик күп чаралар уздырылып килсә дә, шигырьләрне сәнгатьле итеп укучылар бәйгесе быел тәүге тапкыр гына уза. Бу бәйгедә балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар һәм мәктәп укучылары катнашты.

Бүгенге бәйге төбәкнең татар автономиясе белән шәһәр мәгариф идарәсенең чираттагы уртак проекты.

Быел беренче кат үтүче шигырь бәйрәмендә башлыча Ульяновск шәһәре мәктәпләрендә укучы балалар катнашты. Татар телен бары тик дәрестән тыш чараларда һәм түгәрәкләрдә генә өйрәнүчеләр өчен бу җитди сынау булды.

   Үзәк җитәкчелеге соңгы елларда үзләренең төп эше булган мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре белән генә түгел, ә балаларны татар мохитена тарту, аларны ана телендә аралаштыру буенча да зур эш алып бара.

Мәктәпләр, татар мәдәният үзәге һәм җирле автономиянең уртак эш  нәтиҗәләре дә күркәм-балаларның эшләре елдан-ел уңышлырак һәм эчтәлеклерәк килеп чыга. Рәсемнәрдә милли тематикага зур урын бирелә. “Быел шунысы игтибарга лаек-балалар рәсемнәрне китаплардан күчереп ясамаган. Рәсемнәрнең күпчелеген алар үзләре уйлап чыгарганнар һәм һәрбер эшне иҗади яктан карап башкарганнар. Һәрберсенең үз кулы һәм үз фикере бар. Бу бик әйбәт”, ди жюри рәисе, Россия рәссамнары Берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов.

Менә бер ай дәвам иткән иҗади бәйгеләргә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасына Сембер татарларының төп мәдәният үзәгенә балалар бакчасына йөрүче өч яшьлек сабыйдан алып 18 яшьлек егет-кызларга кадәр җыелды.

Татарлардан тыш әлеге бәйгедә башка милләт балаларының да катнашуы Тукайның иҗаты күпләрне кызыксындыруы хакында сөйли. Ләкин ни кызганыч, быелгы конкурста татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы районыннан һәм Димитровград шәһәрендәге бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен йөрткән татар мәктәбеннән бер генә эш тә килмәгән.

Ә нәтиҗәләргә килгәндә, сәнгатьле сөйләм ярышында беренчелекне Ульяновскидан Чумаев Ильгиз белән Низамов Ильназлар алды, иншалар язучылар арасында Николаевка районыннан Мәрьям  Рахмаева белән Ульяновскидан Регина Хәбибуллинага тиңнәр табылмады. “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” дип аталган өлкә рәсем конкурсында рус кызы Анастасия Бровина  җиңеп чыкты. Аларга Габдулла Тукай китаплары, аның җырлары язылган дисклар бүләк ителде.

 

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*