tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскийда татарларның энциклопедиясе дөнья күрде
Ульяновскийда татарларның энциклопедиясе дөнья күрде

Ульяновскийда татарларның энциклопедиясе дөнья күрде

Ульяновск  шәһәрендә беренче тапкыр «Сембер-Ульяновск татарларының энциклопедиясе» дөнья күрде. Өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе әзерләгән әлеге китапта  борынгы Сембер төбәгенең танылган шәхесләре турында, татар авыллары, мәчет-мәдрәсәләре тарихы һәм халкыбыз язмышына кагылышлы бик күп язмалар урын алган.

Эш  барышында  аларга якташлары, Казандагы “Татар энциклопедиясе институты”  директор урынбасары, тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин ярдәмгә килә. Танылган галим сүзлекне туплау, андагы язмаларны тәрипкә салу һәм кечкенә генә язмада зур вакыйгаларны  күрсәтү буенча файдалы киңәшләрен бирә. Һәм менә дүрт еллык олы хезмәтнең күркәм нәтиҗәләре дә күренә башлады. Өлкә типографиясе китапны басу эшенә кереште.     Тагын шунысын да әйтик, типгорафиянең бу цехларында Сембер язучыларының татар телендә 80 нән артык китабы җыелды һәм басылып чыкты.

Бүгенге  Сембер татарларының мең данә белән чыккан төп китабы киң катлам укучылар кулына да барып иреште. Аны беренчеләрдән булып өлкә татар автономиясе активистларына бүләк иттеләр. Ә биш йөзе быел Иске Кулаткыда узачак Бөтенроссия авыл сабантуе кунакларына таратылачак.

 

 Рамис Сафин,  Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*