tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Универсиада авылында тел сәясәте һәм милли мәгариф турында сөйләштеләр
Универсиада авылында тел сәясәте һәм милли мәгариф турында сөйләштеләр

Универсиада авылында тел сәясәте һәм милли мәгариф турында сөйләштеләр

Бүген Бөтендөнья  татар яшьләре форумының өченче көне.Төрле илләрдән һәм төбәкләрдән килгән делегатларның эш программасы Универсиада авылында дәвам итә. Егет-кызлар бүген үзләренә кызыклы темаларны сайлап, дискуссион мәйданчыкларда катнаша. Барлыгы Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә 6 юнәлештәге фикер алышу оештырылды.

Бүгенге көндә иң актуаль һәм көн кадагындагы тел мәсьәләсенә “Тел сәясәте һәм милли мәгариф” дискуссион мәйданчыгы багышланды.

Дискуссия мәйданчыгында модераторларның берсе булган Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Айрат Фәйзрахманов кереш сүзе белән чыгыш ясады

  • 2017 елның көзендә Россия мәктәпләрендә, Татарстан мәктәпләрендә тикшерүләр узды. Туган телләр мәҗбүри укытылырга тиеш дигән тезис яңгырады. 2017 елның ахырында Татарстанда татар теле 4-6 сәгать укытылса, 3 сәгатькә калдырылды. Татар теле дәресе хәзер юк, әлеге дәресләр туган тел буларак укытыла. Быелның язында дөнья күргән закон проекты нигезендә  уку планы кысаларында туган телләрне укыту, гомумән, вариатив өлештә калырга тиеш иде. 1 сыйныфта туган тел гомумән укытылмаска мөмкин иде. Закон проектының бу өлеше, Аллага шөкер, бетерелде. Туган телләрне укыту мәҗбүри өлештә калды. Әмма закон проектында каршылыклар күп. Татар теле туган тел буларак кына түгел, дәүләт теле буларак та укытылырга тиеш. Хәзерге вакытта бу хакта сөйләшүләр бара, – дип Айрат Фәйзрахманов, татар телен укытуны мәҗбүри өлештә калдыру дигәнне резолюциягә кертергә тәкъдим итте.

Закон проектындагы җитешсезлекләрнең тагын берсе дип туган телне өлкән – 10-11 сыйныфларда укытып булмау аталды. Әлбәттә, бу бик куркыныч чикләү, дип билгеләде Айрат Фәйзрахманов. Мондый җитешсезлекләр закон проектында тагын бар һәм алар күп дип билгеләнде. Туган телне мөмкинлектән чыгып укыту укыту дигән пункт та, өлкәләрдә балаларга туган телне үзләштерүдә киртә булып торырга мөмкин. Сыйныфта туган телне укырга теләүче 8 бала  җыелмаса, яки укытучы булмаса, ата-аналарның, бабаларның туган телне үзләштерү теләге кире кагылырга мөмкин.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Әлфия Әхәтова сүзләренчә, министрлыкның 31 төбәк, 4 чит ил белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. Ел саен төрле төбәкләрдә Татар мәгарифе көннәре уза, регионнар татар теле дәреслекләре белән тәэмин ителә, үрнәк программалар, дәреслекләрнең электрон вариантлары сайтта урнаштырыла – аларны да куллану мөмкинлеге бар, Россия укытучылары өчен белем күтәрү курслары уздырыла, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә вебинарлар оештырыла, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, ана теле укытучыларының “Мастер-класс” бәйгеләре уза, дип сөйләде министрлык вәкиле.

Әлфия ханым  шулай ук республикабызда милли кадрлар әзерләү кайсы уку йортларында оештырылуы, нинди белгечләр алырга мөмкин булуы турында да сөйләде. Шулай ук грант программалары, татар теленнән халыкара олимпиада  уздырылуы хакында бәян итте. Төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен әлеге чараларда актив катнашырга чакырды.

Рамил Гарипов Актаныштагы сәләтле балалар өчен мәктәп-интернат турында сөйләп китте.Ул милли мәктәптә укыту үзенчәлекләре белән таныштырып үтте. Узган форумда резолюциягә Татарстанның һәр районында Актаныш тибындагы мәктәп булдыру турындагы тәкъдим кертелгән иде. Әмма Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, әлегә моңа ирешеп булмаган, бу хыял булып кала.

Гөлшат Сафина Уфада “Татар телен яратучылар клубы” булдырган һәм аны уңышлы эшләтеп җибәргән. Ул үзенең проекты белән таныштырып китте. Бу клуб 18 яшьтән узган кешеләрне татар теленә өйрәтү максатыннан ачылган. Биредә телгә генә өйрәтеп калмыйча, мәдәният, тарих, гореф-гадәтләрне дә колачлый.

Айдар Шәйхин “Гыйлем” проекты турында сөйләп узды. Актанышта барлыкка килгән проект инде шактый еллар дәвамында уңышлы эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*