tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Бөекбританиядә
Васил Шәйхразиев Бөекбританиядә

Васил Шәйхразиев Бөекбританиядә

Татарстан Республикасы Президентының Бөекбританиягә эшлекле сәфәре кысаларында,  ТРның премьер-министр урынбасары,  БТКның Милли шура рәисе  Васил Шәйхразиев Бөекбританиядәге  “Заман” татар-башкорт оешмасы вәкилләре белән очрашты. Очрашу Лондонның үзәк мәчетендә һәм Ислам мәдәнияте үзәгендә узды.

Чараның беренче өлешендә Үзәк мәчет фонды һәм Ислам мәдәнияте үзәге генераль директоры, доктор Ахмад Аль Дубаян үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. Мәчеттә атна саен “Заман” берләшмәсе  татар теле дәресләрен алып бара һәм татар теле клубын оештыра. Милли шура рәисен аның эшчәнлеге белән таныштырдылар. Әңгәмәдә җәмгыять вәкилләре чыгыш ясады, үзләре турында сөйләделәр. Очрашуда шулай ук, Татарстан белән элемтәләрне ныгыту, берләшмәне үстерү турында  да сүз барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*