tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсендә эш сәфәрендә. Мөхтәрәм кунакны Пенза өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары В.И.Трохин һәм Җ.З.Туктаров җитәкчелегендәге Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзалары каршы алды.

Биредә Васил Шәйхразыев Пенза өлкәсе Губернаторы И.А.Белозерцев инаугурациясендә катнашачак. Тантана А.В.Луначарский исемендәге Пенза өлкә драма театрында узачак.

Аннары Милли Шура рәисе шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышачак. Моннан тыш, Пенза өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашу да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*