tatruen
Баш бит / Слайдер / Милли шура рәисе Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашты
Милли шура рәисе Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашты

Милли шура рәисе Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Евгений Нестеров белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразиев бүген Ивановода эшлекле сәфәрдә.

Евгений Нестеров кунакларны җылы сәламләде. Ул үзе Чиләбе өлкәсендә туып-үсүен һәм анда гел татарлар даирәсендә булуын әйтте. Иваново өлкәсендә ул шулай ук татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Ляпин белән тыгыз элемтәдә тора. Фәрит Ляпин беренче көннән Иҗтимагый палата әгъзасы да, дип билгеләп үтте ул.

Васил Шәйхразиев, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы булдырылу һәм үзенең Милли шура рәисе вазыйфасына билгеләнүе турында сөйләде. Ул ел саен Россия федераль округлары буенча милләттәшләр белән очрашулар үткәрелә башлавын әйтте. Әйтик, узган елда Үзәк федераль округының мондый чарасы Мәскәүдә узды. Быел Ивановоның сайлануы очраклы түгел. Өлкәдә кайнаган милли-мәдәни тормыш күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булырга мөмкин, дип билгеләп үтте Милли шура рәисе. Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, киләсе елда очрашу башка төбәктә узачак.

Васил Шәйхразиев шулай ук Фәрит Ляпинга Иваново өлкәсе татарлары белән актив эш алып баруы өчен рәхмәт белдерде. Милли шура рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкләрдәге татар милли автономияләренең күп кенә җитәкчеләре абруйлы кешеләр булып исәпләнә һәм җирле хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Евгений Нестеров сүзләренә караганда, Иваново өлкәсе һәм Татарстан арасында тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган һәм бу, нигездә, Иваново өлкәсендә татар оешмасы булу һәм аның җитәкчесенең актив эшчәнлеге казанышы. Төбәктә ел саен Сабантуйлар уздырыла, аны үткәрүдә Татарстанның Тәтеш районы ярдәм итә.

Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, быелның ноябрендә Иваново өлкәсе делегациясе Татарстанга килер дип көтелә. Субъектлар арасында килешү 2011 елда ук имзаланган иде һәм аны яңартырга кирәк, диде ул.

Очрашудан соң Васил Шәйхразиев Ивановоның Ситец музеен карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*