tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Калининградта Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты
Васил Шәйхразыев Калининградта Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты

Васил Шәйхразыев Калининградта Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Биктеев белән очрашты

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсенә сәфәрен, зур хөрмәткә ия булган милләттәшебез Хәким ага Биктеев белән күрешүдән башлады. Татарстаннан килгән кунакларны ветеран шатланып каршы ала. Федераль округлар буенча уздырылучы очрашуларны хуплап: “Сез бик кирәкле эш белән йөрисез,”- диде.

Хәким Биктеевка быел 25 нче мартта 95 яшь тула. Тумышы белән Мордовиядән. Калининградта 1945 нче елдан бирле гомер итә. Бөек Ватан сугышы ветераны Кенигсбергны штурмлаганда катнашкан. Ул Калининградта заманча мөселман җәмгыятенә нигез салган шәхес. 2011 нче елда “Калининград өлкәсе каршындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә.

Казанда зур чаралар булганда Хәким ага, өлкән яшьтә булуына карамастан, аларда катнашу өчен килә. Форумнарда милләттәшләребезгә үз фикер-теләкләрен дә җиткерә. Бүгенге очрашу вакытында да Бөтендөнья татар конгрессы телебезне саклау өчен күп эш башкара, диде. “Татарстанда яшәүче милләттәшләремә сәламнәремне җиткерегез,”-дип озатып калды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*