tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: “Сез” дип сөйләшү булмаска тиеш
Васил Шәйхразиев: “Сез” дип сөйләшү булмаска тиеш

Васил Шәйхразиев: “Сез” дип сөйләшү булмаска тиеш

Чаллыда Татар халкының үсеш стратегиясенә багышланган дүртенче зональ утырыш башланып китте. Моңа кадәр документның эскизы Арчада, Нурлатта, Бөгелмәдә тәкъдим ителгән иде. Бүген татар халкының киләчәге турында сөйләшүгә Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе җәмәгатьчелеген җәлеп иттеләр.

«Без ТАССРның 100 еллыгына әзерләнәбез. Шушы бер гасырлык тарихта стратегия язу буенча тайпылышлар булды. Әлбәттә әлеге документның исемнәре башкача иде. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов узган ел Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүне Бөтендөнья татар конгрессына йөкләде. Бүген без стратегиянең эскизын Яр Чаллыга җыелган татар җәмәгатьчелегенә тәкъдим итәбез. Беренче очрашуларыбыз Арчада, соңрак Нурлат, Бөгелмә шәһәрләрендә узды. Әлеге очрашуларның нәтиҗәләре булып шактый гына күп тәкдимнәр килде. Стратегия турында сөйләшкәндә “сез” дип сөйләшү булмаска тиеш. “Мин” һәм “без” дип эш алып барырга кирәк. Бу һәрберебезгә кагыла, чөнки бу безнең халкыбызның киләчәге” – диде Васил Шәйхразиев үз чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*