tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучыларын сәламләве
Васил Шәйхразиевның Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучыларын сәламләве

Васил Шәйхразиевның Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучыларын сәламләве

Кадерле дуслар!

Сезне барыгызны да Бөтенроссия татар журналистлары форумы башлануы белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Хәзерге заманда мәгълүмат чаралары тормышыбызда мөһим роль уйный: журналистлар тырышлыгы белән күп кенә мәсьәләләр гомумхалык игътибарын, хакимият органнары игътибарын җәлеп итә һәм дәүләт югарылыгында чишелеш таба. Сезнең тәҗрибәгез һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә татар дөньясындагы соңгы хәбәрләр илебезнең төрле почмакларыннан оператив рәвештә барып ирешә.

Әлбәттә, яңа технологияләр заманында мәгълүмат чаралары да, журналистлар да яңа форматлардан, үзгәрешләрдән читтә калмый, ләкин шул ук вакытта алар кыйблаларына тугры булып, алга хәрәкәт итәләр. Безнең максат милләтебезне туплау, телебезне үстерү, булган милли мирасны киләчәк буыннарга җиткерү.

Бөтенроссия татар журналистлары форумында катнашучы хөрмәтле журналистлар. Барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим. Форум эше файдалы һәм нәтиҗәле булсын. Мәртәбәле хезмәтегездә яңадан-яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын, иҗади уңышлар сезгә!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*