tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразиевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразиевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур. Үзен мөселман дип санаган милләттәшебез һәрдаим Ислам диненең биш баганасын – шәһадәт, зәкәт, ураза, хаҗ кылу һәм намазны үтәп, үзенең ныклыгын, Аллаһыга карата рәхмәтен белдерә.

Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе, чөнки бу айда дин кардәшләребез кояш чыкканнан кояш батканчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып торалар. Ураза тоту кешенең әхлагын ныгыта, тыелган эшләрдән читләштерә, күңелләрне сафландыра.

Кадерле мөселманнар, изге Рамазан ае мөбарәк булсын. Аллаһы Тәгалә тоткан уразалырыбызны кабул кылып, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*