tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Президентның конгресс башкарган төп юнәлешләрне күрсәтүе җаваплылык”
Васил Шәйхразыев: “Президентның конгресс башкарган төп юнәлешләрне күрсәтүе җаваплылык”

Васил Шәйхразыев: “Президентның конгресс башкарган төп юнәлешләрне күрсәтүе җаваплылык”

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсе буенча фикерләрен җиткерде.

Җир шарында 8 миллоннан артык татар яши. Безнең үз тарихыбыз, үз кыйблабыз, бу дөньяда үз урыныбыз бар. Гасырлар дәвамында татарлар Татарстаныбызның, Казаныбызның дөньяга сибелгән милләттәшләребез өчен төп йорт икәнен исбатлый алды. Халкыбыз Татарстанга яратып, горурланып, теләп кайта. Монда Бөтендөнья татар конгрессының да өлеше зур. Без-татарлар бердәм, бербөтен булып яшибез. Шул ук вакытта башка милләтләр белән дә һәрвакыт дус, тату гомер итәбез. Рөстәм Миңнеханов үз мөрәҗәгатендә Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген дә билгеләп үтте. Президентның конгресс башкарган төп юнәлешләрне күрсәтүе, безнең өчен зур горурлык һәм җаваплылык. Татар халкының үсеш стратегиясе проектын булдырып, республика һәм Россия төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләрен туплау да Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тәкъдиме белән эшләнде. Тиздән без ул проектны кабул итәчәкбез. Президентыбызның “Без-бер гаилә дип әйтүе” бик кадерле сүзләр. Татар гаиләсендә әби-бабай, әти-әни тәрбиясе гасырлар буе дәвам иткән. Без аны хәзер киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. Киләчәк яшьләр кулында. Милләтне, телне саклап калу өчен, көн саен эш алып барырга кирәк.
Без- тарихлы, белемле, мәдәниятле, әдәбиятлы, динле, рухлы халык. Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты да шул байлыгыбызны киләчәккә җиткерү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*