tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Прокопьевскның “Яшьлек” татар мәдәнияте үзәге белән танышты
Васил Шәйхразыев Прокопьевскның “Яшьлек” татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Васил Шәйхразыев Прокопьевскның “Яшьлек” татар мәдәнияте үзәге белән танышты

Бүген Прокопьевск шәһәре “Ясная Поляна” мәдәният сараеның икенче катында урнашкан “Яшьлек” татар мәдәнияте үзәге Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевны татар көйләре һәм милли ризыгыбыз – татлы чәк-чәк белән каршы алды. Исегезгә төшерәбез, кичә Васил Шәйхразиев Прокопьевскка эш визиты белән килде.

“Яшьлек” татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Сәрия Шәрипова кунакларга шәһәрдәге татарлар тормышы турында сөйләде һәм татар үзәге буйлап экскурсия үткәрде.  Шулай ук Сәрия ханым үз көчләре белән үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Аеруча горурлык белән ул өлкәдә “Татар кызы” бәйгесе турында билгеләп узды. Ул юбилейлы 5 нче  бәйгедә җиңүчене финалга Казанга да җибәрергә вәгъдә итте.

Васил Шәйхрәзиев башкарылган эшләр өчен олы рәхмәтен җиткерде Әмма конкурслар һәм чараларның шәһәр кысаларыннан да чыгарга тиешлеген әйтте. Мисал итеп, Казанда үткәрелә торган Җәлил укуларын китерде. Прокопьевск татарларын бәйгедә актив катнашырга чакырды.

Васил Шәйхрәзиев “Яшьлек” татар мәдәнияте үзәгенә истәлекле бүләк – Габдулла Тукай рәсеме төшерелгән сәгать тапшырды.

«Яшьлек» татар мәдәнияте үзәге Прокоьевскта 2003 елдан бирле эшли. Шул ук елны биредә «Ләйсән» татар ансамбле оештырыла.  Бу үзенчәлекле фольклор коллективының иҗаты белән Прокопьевскта яшәүчеләр генә түгел, Кузбасс, Себер, Урал халкы да яхшы таныш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*