tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Татар үз милләте турында гына түгел, башка халыклар турында да кайгырта белде”
Васил Шәйхразыев: “Татар үз милләте турында гына түгел, башка халыклар турында да кайгырта белде”

Васил Шәйхразыев: “Татар үз милләте турында гына түгел, башка халыклар турында да кайгырта белде”

Инде билгеле булганча, 25 нче июльдә “Ватаным Татарстан” газетасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкына мөрәҗәгате басылып чыкты. Әлеге мәкаләгә карата татар зыялылары, галимнәр, сәясәт белгечләре, чит төбәкләрдәге татарлар арасында зур кызыксыну уянды һәм алар үз фикерләрен дә җиткерә.

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабировага интервью бирде. Ул әңгәмә барышында Президент мөрәҗәгатенә үз фикерләрен җиткерде. Шулай ук милли үзаң, гаилә тәрбиясе, татар халкының үсеш стратегиясе проектының язмышы, хаталы элмә такталар, татар авылларындагы балаларның туган телен оныта башлавы проблемасы, август аенда уздырылачак милләт җыены хакында да сөйләштеләр.

“Әлеге мөрәҗәгать бик вакытлы булды. Ул татарларга гына түгел, башка милләтләргә дә кагыла. Чөнки татар үзе турында гына түгел, һәрвакыт башка халыклар турында да кайгырта белде. Оештырган чараларыбыз да үрнәк. Анда бүтән милләт вәкилләре дә бик теләп катнаша. Ә Президент мөрәҗәгатендәге һәр җөмлә цитата итеп кулланырлык, “-диде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе белән әңгәмәне сез “Ватаным Татарстан” газетасының киләсе атнадагы санында укый аласыз. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы сайтында видеоязма варианты да урнаштырылачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*