tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйм.

Шагыйрь Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” дип әйтмәгән. Чыннан да, укытучлар кирәк чакта безне мактаучы да, яклаучы да, киңәшче дә. Без нинди генә һөнәр иясе, нинди генә дәрәҗәләргә ия булсак та, барыбызның да хәреф танырга, укырга, язарга өйрәткән беренче укытучысы бар. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге киләчәктә бала тормышында әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.

Кадерле укытучыларыбыз! Гүзәл бәйрәмегез уңаеннан сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр, күңел тынычлыгы телим. Белем чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, укучыларыгызның ихтирамын һәм рәхмәтен тоеп гомер итәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе  В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*