tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыены резолюциясе
VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыены резолюциясе

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре жыены резолюциясе

11.03.2017

Казан

 

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре  җыенында катнашучылар Татарстан хакимият структураларының һәм милли җәмәгатьчелекнең игътибарын бүгенге татар авылын саклау һәм яшәтү мәсьәләләренә юнәлтә. Бүгенге көн базар шартларында татар авылының икътисади нигезен булдыруда эшмәкәрлек хәрәкәтенең тәэсире искиткеч зур. Әлегә күпчелек татар авылларының мондый хәрәкәттән читтә калуын истә тотып, җыенда катнашучылар алдынгы хуҗалыкларның тәҗрибәсен барлык татар авылларына  таратырга тәкъдим итә.

Авыл тормышына кагылган мөһим  мәсьәләләр хакында фикер алышканнан соң,  VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены түбәндәге карарга килде:

1.            «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә төбәкләрдә татар авыллары эшмәкәрләре җыеннарын уздыру тәҗрибәсен хупларга.

2.            «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында эшләүче ресурс үзәкләрендә авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләү тәҗрибәсен Россия төбәкләренә таратуны тәкъдим итәргә.

3.            Татар авылларына хас булган традицион эш юнәлешләрен  авыл эшмәкәрләренә тәкъдим итеп, аларга методик һәм практик ярдәм күрсәтергә.

4.            Татар авыллары тарихына һәм татар гаиләләре шәҗәрәләренә багышланган китаплар, авыл музейларын оештыру эшен хупларга һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләргә  һәрьяклап ярдәм итәргә.

5.            Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм аларны үстерү юнәлешендә җирле үзидарәләргә һәм муниципаль районнарга бу эшчәнлекне  активлаштыруны сорарга.

6.            Татар авыллары эшмәкәрләренең үрнәк булырлык проектларына ярдәм итү йөзеннән Татарстан хөкүмәтенә махсус грантлар булдыруны сорап мөрәҗәгать итәргә.

7.            Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә урнашкан татар авыллары турында мәгълүмат базасын туплауны дәвам итәргә. «Татар-авылы.рф» дигән интернет сәхифәсенә авыллар һәм фермер хуҗалыклары, азык эшкәртү ширкәтләре турында мәгълүматлар җибәрүне җайга салырга.

8.            «Татар-тур» проектына нигезләнеп, Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә агро-этно-эко туризмны киңрәк җәелдерергә.

9.            «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасының Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында  Ык буе авыллары Сабан туен үткәрү тәкъдимен хупларга, аны әзерләүдә актив катнашырга.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*