tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Ак калфак» укучы кызлар премиясенең II этабы

ВИДЕО: «Ак калфак» укучы кызлар премиясенең II этабы

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Ак калфак»  премиясенә бәйге уздыра. Конкурс 9-11 сыйныф кызлары арасында тәүге тапкыр һәм әлегә Казан күләмендә генә үткәрелә.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, быел бу бәйге сынау формасында үткәрелә, алга таба бу башлангыч уңышлы дип табылган очракта, аны җәелдереп, Татарстан, аннары Россия күләменә тарату планнары бар.

II этап – җанлы әңгәмә. Сайлап алу турын узган укучылар арасында бүген жюри әгъзалары белән җанлы аралашу уздырылды. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алынды.

Укучылар II этапка «Минем гаиләм гореф-гадәтләр сагында» темасына 3 минутлык презентация әзерләргә тиеш.

Йомгаклау һәм нәтиҗә ясау:

Җиңүчеләр 27 апрель көнне Казан шәһәренең 4 нче гимназия-интернатында узачак конференциядә игълан ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары «Ак калфак» премиясенең гран-при иясен һәм ике лауреатын билгели. Җиңүчеләргә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы дипломнары, акчалата премия һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*