tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Колмактан икмәк пешерү

ВИДЕО: Колмактан икмәк пешерү

Зәй районының Имәнлебаш авылында элек-электән игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелекне алга сөргән, икмәк галиҗәнапка исә хөрмәт аеруча зур биредә.

Ипи пешерү хикмәтләргә бай икән. Имәнлебашта элек-электән колмактан ипи салалар. Имәнлеләр көзен моның өчен колмак җыеп, аннан баш ясый. Колмак башыннан ясалган ипекәйләр кабарып тула. Мичтән хуш исле йомры икмәк алына һәм шуннан соң йомшарсын өчен кабарып торган мендәрләргә куела.
Колмактан ипи пешерү серләрен Бибисәйдә апа Хөснетдинова ачты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*