tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Юбилеегыз белән!
Юбилеегыз белән!

Юбилеегыз белән!

14 март көнне үзенең гомер бәйрәмен Бөек Ватан сугышы ветераны, Пушкин шәһәрендә гомер итүче милләттәшебез Шәфкать ага Юмакаев билгеләп уза.

Хөрмәтле Шәфкать ага!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән Сезне юбилеегыз – 95 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Бөек Җиңү өчен үз өлешен керткән сугышчыларыбыз безнең арада булу халкыбыз өчен зур горурлык. Сезнең кебек батыр милләттәшләребез халкыбызның йөзен күрсәтә, аның рухын ачып бирә. Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында без һәрвакыт баш иябез.

Хөрмәтле Шәфкать ага, гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгызның ярдәмен һәм ихтирамын тоеп, озак еллар буе яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән,
Бөтендөнья татар конгрессы
   Милли шурасы 

Белешмә өчен:

Шәфкать Юмакаев Алтай краеның Бийск шәһәрендә туган, Барнаул пехота училищесын тәмамлаган. 1943 елда ул икенче Украина фронтына китә, мотоукчы дивизия составында сугыша. Сугыштан соң ул Алмата тау-металлургия институтын тәмамлый һәм инженер-металлург белгечлеге ала. Озак еллар халык сәнгать төркеме җитәкчесе булып эшли, белгечлеге буенча пенсиягә кадәр хезмәт итә. Шәфкать Юмакаев бүгенге көндә Пушкин шәһәрендә яши. Ул актив яшәү рәвеше алып бара, скрипкада уйный. Аның өч улы, ун оныгы, сигез оныкчыгы бар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*