tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйдә, халыкка хезмәткә!
Әйдә, халыкка хезмәткә!

Әйдә, халыкка хезмәткә!

Мамадыш районының Түбән Шүләңгер авылы хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы 2016 нчы елның көзендә оешкан иде. Аның девизын да хатын-кызлар үзләре: “Ак калфаклар, бердәм булыйк, авылыбызга игелек кылыйк!” – дип билгеләделәр. Оешмада өлкән яшьтәге апалар да, әле пенсия яшенә яңа килеп җиткән ханымнар да һәм “әле пенсия яшенә безгә ерак” дип, йөрүче урта буын яшьләр дә бар. Аларның барысын да гомуми максатлар берләштерә: буш вакытны заяга уздырмаска, авылыбызның гореф-гадәтләрен киләчәк буынга тапшырырга, ислам дине нигезләрен өйрәнү аша халкыбызның  әдәп-әхлак кагыйдәләре кушканча үрнәк яшәргә, ярдәм кирәктә өлкәннәргә булышырга, ничек тә авылыбызның яшәешен мәгънәле итәргә.

Эшне план нигезендә алып барабыз. Һәр атнаның чәршәмбе көнендә китапханәгә җыелып төрле чаралар оештырабыз. Һәр очрашу Люция апа Закированың “Мөселман кешесе  нинди булырга тиеш” дигән исем астында алып бара торган бик эчтәлекле тәрбияви вәгазе  белән башлана. Аннан соң теләк буенча кемнәрдер гарәп әлифбасы нигезендә укырга өйрәнә, кул эшләре белән шөгыльләнә, клубта үткәреләчәк чараларда чыгыш ясарга әзерләнә. Башкарган эшләребезнең нәтиҗәсе дә күренә. Люция апа җомга көнне мәчеттә дә гарәпчә уку дәресләрен бик тырышып аңлатканлыктан, Земфира апа Гыйлаева, Гөлфинур Гатина, Әминә Зәйнагетдинова, Нурфия Гыйләҗева, Наилә апа Хәйдәровалар тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнүне көннән-көн яхшырак үзләштерә баралар.

Ә кул эшләре белән шөгыльләнүче хатын-кызларыбызның бәйләгән оекбаш-башмакларын Мамадышта урнашкан балалар һәм  яшүсмерләр “Өмет” социаль приютында тәрбияләнүче балаларга тапшыру җылы очрашу төсмере алды. Анда катнашкан  Сәмигуллина Кадрия, Закирова Люция, Зәйнагетдинова Әминә апаларын балалар яратып кабул иттеләр. Читтән килгән кеше белән кызыксына бит ул бала-чага. Алар белән уртак тел табып, балалар һәм яшүсмерләр  йорты хезмәткәрләре белән берлектә экология елына багышланган  мастер-класс дәресе дә үткәреп кайттык әле. Очрашуда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльвира Зарипованың  катнашуы һәм аңа балалар кулы белән эшләнгән сувенир бүләк итүебез нур өстенә нур булды.

Шунысы куанычлы: нинди генә эш эшләргә уйласак та без башта авылларда “Ак калфак” оешмаларының эше белән җитәкчелек итүче Муллаәхмәтова Рәйсә ханым белән киңәшләшәбез, аның методик ярдәмен һәрдаим тоеп торабыз. Бөтендөнья татар конгрессы “Ак калфак” татар хатын-кызларының Мамадыш районы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ибраһимова Рузалия Нәкыйп кызы, Мисбахова Луиза Мөнир кызы,  Муллаәхметова Рәйсә Абдулла кызы авылыбыз клубында оештырылган китапханә хезмәткәре Гарифуллина Нурзия Нургали кызының 55 яшьлек юбилеен уздыру тантанасында да катнаштылар. Ерактан килгән кунакларыбызның чыгышын халык бик җылы кабул итте. Шулай булмый ни, юбилярга һәм авылыбызның “Ак калфак” оешмасына бүләк кенә алып килмәгән бит алар, безнең Шүләңгер авылын сагынып та килгәннәр икән. Луиза апа чыгышында Шүләңгердә үткән сабый чагын сагынып сөйләсә, Рәйсә ханым үзен тәрбияләп үстергән Вәгыйзә апасының Түбән Шүләңгер җидееллык мәктәбендә укытканда атлаган сукмакларыннан йөрүенә сөенүен белдерде. Рузалия ханым “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы булу, аларның актив эш алып баруы авылның нинди тормыш белән яшәү күрсәткече булуын ассызыклап үтте.  Шөкер, хатын-кызның сабырлыгы, тырышлыгы, уйлап эш итүе, ә ир-атларның хатын-кызларны хөрмәтләп торуы – авылыбызда элек-электән килгән матур гадәт. Без, “Ак калфак” лар әнә шул матур гадәтләрне дәвам итүне тагын да тулырак эчтәлекле итәргә тырышабыз. Берьюлы ике районкүләм чара: “Мөселман мәдәнияте белән бәйләнешле лирик монолог” мөнәҗәтләр бәйгесендә катнаштык. Зәйнәгетдинова Әминәнең “Кунак булдык” мөнәҗәтен уңышлы башкаруына һәм “Чигүле кулъяулыклар, калфаклар” күргәзмәсендә катнаша алуыбызга  сөенеп кайттык.

Очрашкан саен “Ак калфак” оешмасы ханымнары халыкка игелек кылу эшләренең яңасын табып кына тора. Узган атнада мәчеттә язгы җыештыру эшләренә җыелган хатын-кызларга Земфира апа: “Җиңү бәйрәме якынлаша. Авылда исән калган сугыш ветераны юк инде, тыл ветераннары да Фәүзия апа Йосыпова, Мәгъмүрә апа Сөләйманова, Рауза апа Билаловалар гына калды. Ә сугыш чоры балалары әле 20дән артык. Аларның сабыйлык бәхетен сугыш көйдергән, күбесенең әтисе сугышта үлеп калган.  Быел Җиңү бәйрәме алдыннан “Сугыш көйдергән балачак” исеме астында сугыш чоры балалары булган әби-бабайларны хөрмәтләү, хәстәрләү чаралары уздырыйк. Бу эшкә мәктәп укучыларын да тартырга була,”- дигән тәкъдим белән чыкты. Уйласаң,  игелекле эшкә һәр көнне юл ачык. Игелек кылырга ашыгыйк, әйдәгез, “Ак калфаклар”!

Рәфидә Галиева, Түбән Шүләңгер авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*