tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әйдә киттек Чиләбегә: татар эшмәкәре, авылын саклап калу өчен, бушка йортлар салып бирә
Әйдә киттек Чиләбегә: татар эшмәкәре, авылын саклап калу өчен, бушка йортлар салып бирә

Әйдә киттек Чиләбегә: татар эшмәкәре, авылын саклап калу өчен, бушка йортлар салып бирә

Соңгы ярты ел эчендә генә дә: «Туган авылым бетә», – дип бәргәләнүче, аны саклап калу өчен үзенең кулыннан килгәнне эшләргә тырышучы берничә кеше белән очрашырга туры килде.

Шуларның берсе – Николай абый Кама Тамагы районының Новосергиево авылында берүзе яши. Аның яшьле күзләре әле дә булса күз алдымда. Үз көче белән йорт каршына сугыштан кайтмый калган 160тан артык авылдашы хөрмәтенә һәйкәл ясап куйган. Чишмәнең яртысын – христианнар, яртысын мөселманнар өчен дип җиһазлаган… Менә ул, үлән баскан болынга күрсәтеп, күңеле белән авыл урамнарын әйләнә: «Монда мәктәп иде, тегендәрәк –клуб, монысы – Илһамнар нигезе…» Авылларның аяныч язмышы… Куркыныч булып китә… Күпме алар – ил картасыннан югалган авыллар?

Чиләбе өлкәсе Солтан авылында туып-үскән Камил Хәйруллин, авылын яшәтү, саклап калу өчен, тиңе булмаган проект башлаган. Исәбе – туган авылында өйләр төзеп, эш урыннары булдырып, булдыклы яшь гаиләләрне Солтан авылында төпләндерү. Камил Хәйруллин үз бизнесын булдырган, матди яктан аягында нык басып тора. Ул саллы гына күләмдәге акчаны туган авылын аякка бастыру өчен сарыф итәргә әзер.

– Авылым өчен ни генә дә эшләсәм дә – әнием хакы хөрмәтенә, аның истәлегенә, – диде дә, озак кына, тәрәзәгә карап торды Камил әфәнде.

Аның аркасы аша да күңелендәге кичерешләрне, йөрәген актарырдай уйлар зилзиләсен тойдым сыман… Сәбәпләрен аңларга тырышмадым, шулай да әңгәмәбезне дәвам итү дә җиңелрәк булды. Мине инде бу кешенең гамәлләре артында нәрсә ята соң, нигә ул күпме тырышлык белән туплаган акчасын менә шулай, нәтиҗәсе ни белән бетәсе билгеле булмаган проектка сарыф итәргә әзер дигән сорауга җавап та эзләмәдем. Аңа күңеле, йөрәге шулай кушкан…

Камил Хәйруллинның биографиясе бик күп совет чоры балаларыныкы төсле үк. Авыл мәктәбендә белем ала. Әниләре дә шунда ук укыта. Укытучы баласы булу аны тагын да җаваплырак, тырышрак итә. Аннан соң армия сафлары, институт еллары. Бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә яши, эшли.

– Төп һөнәрегез кем дигән сорауга туры гына җавап та бирә алмам, ахры. Беләсезме, мин гомер буе булдыклы, үз эшенең остазы булган кешеләрне бер мәйданга җыеп, теге яки бу проектларны тормышка ашырдым, бизнес төзедем. Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсенә кереп барам. Бу минем бөтенләй яңа эш. Шуңа күрә авыл хуҗалыгына, авылның яшәешенә бәйле булган бөтен тәкъдимнәрне дә карарга әзер без, – ди әңгәмәдешем.

– Үзегезнең проект белән якыннанрак таныштырып үтегез әле. Нәрсәдән башланды ул, нидән гыйбарәт?

– Туган авылым бик матур урынга урнашкан. Урманнар, күлләр. Шулай да авыл акрынлап үлеп бара. Бүгенге көндә анда 170 кеше яши, 3 бала мәктәптә укый, сигезе балалар бакчасына йөри. Авырып китсәләр, авыл халкына ярдәм итәргә фельдшер да юк. Район үзәгенә кадәр – 35 километр. Кайчандыр гөрләп эшләгән фермаларның инде нигезләре дә югалып бара. Авылны бетермәскә иде, ничек ярдәм итәргә була дигән уйлар мин башлаган проектның нигезе булып тора. Авылда яшәүче кеше өчен иң элек торак, йорт кирәк. Яшәргә урын булмаса, нәрсәгә ул монда килсен. Шуңа күрә без иң элек йортлар салырга булдык. Хәзергә дүрт йорт әзер, кирәк була икән, без киләчәктә тагын йортлар төзеячәкбез. Икенче адым – халыкны эшле итү. Бүгенге көндә сыр җитештерү цехы эшли башлады. Моның белән Петербургтан килгән тәҗрибәле технолог шөгыльләнә. Ни өчен сыр? Авыл хуҗалыгы дигәндә, иң элек сөт-ит җитештерү күз алдына килә. Сөтне еракка алып барып сату шактый чыгымлы. Ә инде аны монда эшкәртсәк, күпмедер эш урыны да була дигән сүз, савылган сөтне көн саен кая да булса илтергә кирәкми. Хәзергә 20 савым сыеры бар, җәйгә исәп – 100гә җиткерергә. Бүгенге көндә ике төрдәге сыр җитештерелә. Каты сырның өлгерү вакыты шактый озак, алдан заказ биреп сырларыбызны сатып алырга теләүчеләр булса да, без бик шат.

– Камил әфәнде, бушка йортлар салып бирүне ничектер аңлап бетереп тә булмый кебек. Аренда булачакмы ул, күпмедер түләргә кирәкме?

– Төгәл әйтә алмыйм әлегә. Тәҗрибә уртаклашырга хәзергә Россиядә мондый проектлар да юк. Авыл кешесе урамга чыга, табигатьне карый һәм шуннан соң эшен планлаштыра. Бу очракта да шулайрак. Безнең төп таләбебез – күчеп килергә җыенган гаилә яшь балалы булсын иде. Хәзергә ике елга килешү төзеп, яшәргә бирәбез. Бу соңгы сүз түгел. Күченеп килгән гаилә әйбәт кенә яшәп,эшләп китә икән, без шартларыбызны үзгәртергә дә әзер. Безнең өчен җитештерүгә, нәрсәне дә булса үстерүгә үз өлешләрен кертергә теләгән кешеләр кадерле.

– Солтан авылында төпләнергә уйлаган кешенең ниндидер яңа проекты, үз эше дә булырга тиеш, димәк.

– Сүз дә юк, кеше нинди дә булса максат белән күченә бит инде. Ул авылда үзен ничек күрә, нәрсә белән шөгыльләнәчәк? Бик кызыклы, тормышка ашарлык проект булып, әлеге кешенең акчасы юк икән, бу проекны эшләтеп җибәрү өчен кирәкле чыгымнарны инвестицияләү мөмкинлеге дә бар. Бүгенге көндә интернет аша гына да үз эшләрен алып баручылар бар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, андый яшьләр табигатькә якын булырга тырышалар, тынычлык яраталар. Бу очракта да Солтан авылы бер дигән. Мондый яшьләр авылга яңа сулыш алып килер иде.

– Сезнең уй-теләкләрегезне авыл халкы кабул иттеме?

– Авылның янәдән күтәрелеп, яшәп китүенә бер кеше дә каршы түгел, әлбәттә. Кемнәр килеп яши башлар икән дип борчылмыйча да калмыйлардыр. Шуңа күрә күченеп килүчеләр татарлар, башкортлар булса иде дигән теләк бар. Дин, тел бер булганда, авыл халкы белән уртак тел табарга җиңелрәк булачак. Мин авыл халкы белән даими очрашып торам, сөйләшәбез, киңәшәбез. Авыл халкының активлыгы да бик мөһим. Интернет, су, юл мәсьәләләрен дәүләт ярдәменнән башка башкарып чыгып булмый. Авылларга кагылышлы программаларга Солтан авылын кертү буенча да эзлекле эш алып барабыз, – ди Камил Хәйруллин.

Бүгенге көндә Солтан авылында дүрт йорт хуҗаларын көтә. Йортлар нарат агачыннан төзелгән, җылылык системасы эшләнгән, кер дә тор. Иң беренчесе авылга килергә әзер булган фельдшерга төзелгән. Килергә теләк белдергән шәфкать туташлары бар, ләкин әлегә теге яки бу сәбәпләр аркасында килеп урнашып бетә алмыйлар. Әлбәттә, чит өлкәгә күченеп килү өчен шактый зур тәвәккәллек тә кирәк. Шәһәр җирлегенә күченүне һәркем җиңелрәк кабул итә. Монда исә нәкъ менә авылда яшәргә, эшләргә әзер булган яшь гаиләләр булу шарт.

Кайчандыр яшьләр БАМ, КамАЗ төзелешләрен башкарып чыкканнар. Бу проектны да хуплаучы яшьләр булмый калмас. Камил әфәнде кебек: «Килегез, ярдәм итәбез!» – дип йортлар салып көтеп торучы кеше булганда бигрәк тә. Кыскасы, сезне Чиләбедә көтәләр.

Зөлфия Хәлиуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*