tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербайҗанда Г.Тукайны искә алдылар
Әзербайҗанда Г.Тукайны искә алдылар

Әзербайҗанда Г.Тукайны искә алдылар

7 апрельдә Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге бинасында бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненә багышланган иҗат кичәсе узган. Чараны Баку шәһәренең «Ак Калфак»татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы оештырган.

Бәйрәмне алып баручылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләгән. Чарада катнашучылар Габдулла Тукайның «Иртә», «Безнең гаилә», «Гали белән кәҗә», «Кошларга» шигырьләрен һәм башка әсәрләрен укыган.

“Дуслык» вокаль-хореография ансамбленең яшь актерлары тарафыннан «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Шурәле», «Су Анасы» театр күренешләре тәкъдим ителде.

«Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы «Туган авылым» шигыренә язылган әсәрне башкарды.

Чара ахырында «Туган тел ” җыры яңгырады.

“Ак Калфак» оешмасы җитәкчесе Сания Әлмәшева бәйрәмдә катнашучыларның барысына да актив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Әлеге чарада Даими вәкил Альфред Закиров та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Әзәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*