tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербайҗанның “Туган тел” татар мәдәни үзәге вәкилләре яңа елда тәүге очрашуга җыелган
Әзербайҗанның “Туган тел” татар мәдәни үзәге вәкилләре яңа елда тәүге очрашуга җыелган

Әзербайҗанның “Туган тел” татар мәдәни үзәге вәкилләре яңа елда тәүге очрашуга җыелган

Әзербайҗанның Баку шәһәрендәге “Туган тел” республика татар мәдәнияте үзәге вәкилләре яңа 2017 елга аяк басу уңаеннан бәйрәм кичәсенә җыелды, очрашу Татарстанның Әзербайҗандагы Даими вәкиллеге бинасында узды, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Бәйрәмдә катнашучыларны җәмгыятьнең рәисе Гөлҗан Мәсәутова котлаган. Бәйрәм программасы күңелле бәйгеләр, җәмгыятьнең талантлы җырчылары һәм биючеләре чыгышлары белән үрелеп барган, балаларга татар мультфильмнары күрсәтелгән. Яңа елда тәүге очрашу чәй табыны артында тәмамланган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*