tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әзербәйҗанда татар халкы музее оештыруга таба беренче адым
Әзербәйҗанда татар халкы музее оештыруга таба беренче адым

Әзербәйҗанда татар халкы музее оештыруга таба беренче адым

13 октябрьдә Баку татарлары иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире, фәлсәфәче Фируддин Алиага оглы Гурбанов белән очраштылар.

22Фируддин мөгаллим Бакуда яшәгән татарлар тарихы белән таныштырды. Ул Әзербәйҗанда татар халкы музее башлангычын хуплады, моңа булышырга әзер булуын белдерде. Очрашу ахырында Фируддин мөгаллим Баку татарлары белән бәйле тарихи документлар тапшырды. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәрьям Ишмамедова һәм Мөбәрәкша Бегиевнең шәхси әйберләре, китаплары, фоторәсемнәре, мактау кәгазьләре, татар җырлары язылган тәлинкәләр җыелмасы.

Статистика мәгълүматларына караганда, Әзербәйҗанда 25 меңләп татар яши. Шуларның күпчелеге – башкалада. Әзербәйҗанның күп кенә танылган кешеләрнең тамырларында татар каны да бар. Мәсәлән, Узеир Гаҗибековның хатыны, Мөслим Магомаевның әбисе – яхшы билгеле татар токымы Терегулолардан була, дип хәбәр итә Бакудан Алсу Йосыпова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*