enrutat
Баш бит / Фаил Гыймадов: “Һәр сулыш алуыма Раббыма рәхмәтлемен”
Фаил Гыймадов: “Һәр сулыш алуыма Раббыма рәхмәтлемен”

Фаил Гыймадов: “Һәр сулыш алуыма Раббыма рәхмәтлемен”

Журналист Фаил Гыймадов “Болгар радиосы”нда “Татар мәйданы” белән “Хак дин” тапшыруларын алып бара. Һәр тапшыруында милләт, татар теле, дин темаларын күтәрүче, катлаулы һәм актуаль сорауларга җавап табучы, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы Фаил Гыймадов белән әңгәмә кордык.

— Фаил, кайда туып үстең? Кайсы уку йортында белем алдың?

— Мин тумышым белән Буа районы Кыр-Тәүгелдесе авылыннан. Гаиләдә беренче бала. Сеңлем белән энем бар. Мәктәпне тәмамлагач, КГУның журналистика факультетында укыдым. Икенче курста укыганда, радиода эшли башладым. Балалар, яңалыклар редакцияләрендә эшләдем. ТНВ каналында “Хәерле иртә” тапшыруын алып бардым.

— “Болгар радиосы”нда кайчаннан бирле эшлисең? Нинди тапшырулар алып бардың?

— “Болгар радиосы”нда радио ачылган көннән бирле эшлим. “Авыл вакыты”, “Хикмәти дөнья” һәм башка тапшырулар алып бардым. Нигездә иртәнге һәм туры эфирларда эшләдем.

— Син алып бара торган “Татар мәйданы” һәм “Хак дин” тапшыруларының максаты, үзенчәлеге нинди?

— “Татар мәйданы”ның төп максаты – татар кешесендә теленә, милләтенә ватанпәрварлык хисләрен тәрбияләү, милли рухны саклап калу. Тапшыру милләтебезнең йөрәк тибешен тоеп әзерләнә, дибез. Бу, дөрестән дә, шулай. Халкыбыз нәрсә белән яши – болар барысы да тапшыруда чагыла. Кунакка милләтебез язмышына, тарихына битараф булмаган шәхесләр – мәдәният, сәнгать әһелләре, сәясәтчеләр, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар – барысы да килә. Бөтендөнья татар конгрессы белән дә актив эшлибез. Кайчак бик катлаулы мәсьәләләр күтәрелә, тапшыруда бәхәсләр дә була.

“Хак дин” тапшыруының кунаклары — нигездә дин әһелләре, мәчет имамнары, гомумән, дингә якын булган кешеләр. Шул ук вакытта абыстайлар да, дини уку йортлары мөгаллимнәре дә, дини китаплар язучылар да була. Татар телендә матур итеп сөйләшәләр икән, иң чиста, иң матур, иң хак булган ислам дине турында сөйлиләр икән, рәхәтләнеп студиягә чыкарабыз. Төп шарт – дөрес һәм камил итеп сөйли белү. Күптән түгел бездә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да булды. Якын тирә районнардан киләләр, чөнки авылларда да үз эшләрен намус белән башкаручы имамнар бар, Аллага шөкер. “Татар мәйданы” һәр сишәмбе 14 сәгатьтә, “Хак дин” һәр пәнҗешәмбе 21 сәгатьтә эфирга чыга.

— Фаил, белүемчә, син үзең дә дин юлында?

— Әйе, “Мөхәммәдия” югары дини мәдрәсәсен тәмамлап, имам-хатыйп булдым. Аллаһы Тәгалә хакыйки юлны күрсәтте. Һәр сулышымны, һәр көнемне Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп, рәхмәт әйтеп яшәргә тырышам. Һәр алган сулышыбыз, һәр тамчы су йотымы, шушы якты дөньяны күрү безнең өчен бик зур нигъмәт. Моның хикмәтләре турында мин озаклап сөйли алам…

— Радиода туры эфирда эшләгәндә каушыйсыңмы? Гадәттән тыш хәл булганы бармы?

— Туры эфир – катлаулы механизм. Аны туры эфирда эшләгән кеше генә белә. Төрле хәлләр була һәм алар бик күп факторларга бәйле. Әйтик, теманы никадәр белү, кунакның кем булуы, үз сәламәтлегең, кәефең һәм башкалар. Туры эфирда каушау була, әлбәттә. Сәхнәгә чыккан кеше дә каушаудан туктаса, димәк ул үсүдән туктаган, диләр. Туры эфирда каушамыйча мөмкин түгел. Телефоннан шалтыратып теләсә нәрсә әйтергә дә мөмкиннәр. Ул чакта беркемне дә үпкәләтмичә, радионың абруен төшермичә, эфирны кызыклы итеп алып барырга тырышырга кирәк.

— Тапшыру алдыннан нинди күнекмәләр ясыйсың?

— Мин спорт белән дус, спорт күнегүләре ясыйм. Иртә-кичләрен күнегү ясамыйча калмыйм. Вакыт булганда, йөгереп тә кайтам. Велосипедта йөрергә яратам. Каратэ белән дә шөгыльләнәм. Узган ел республика күләмендә узган каратэ ярышларында үз категориямдә өченче урын алдым. Эфир алдыннан һәрвакыт Аллаһы Тәгаләне истә тотып, аннан хәер-фатыйха сорап, дога укыйм.

— Радио журналисты булырга теләүчеләргә нинди киңәш бирер идең? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Радио журналисты радионы тыңлап, яратып, аның серләренә төшенергә тиеш. Иң беренче таләп – телне камил белү. Телне өйрәнергә, матур әдәбият укырга, үз фикереңне матур итеп ирештерә белергә кирәк. Минем теләгем шул: китап уку тәҗрибәсеннән тыш, дөньяны, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне күзәтеп, матур әңгәмә кора белергә, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Әйткәнемчә, радионы төрле кешеләр тыңлый. Барысына да ярап бетеп булмый дисәләр дә, кеше күңеленә керә белергә, тавышыңны матур итеп куя белергә кирәк. Боларның күп өлеше — Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сыйфатлар.

Ләкин үз өстеңдә эшләп тә күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Бары тик ялкауланмаска, кызыксынырга, белемеңне тирәнәйтергә, укырга кирәк.

— Фаил, “Болгар радиосы”нда үзең иҗат иткән шигырьләр еш яңгырый. Шигырь язарга сине нәрсә илһамландыра?

— Шигырьләремне әле генә Айгөл Хәйруллина эфирда укыгач, тыңлаучылардан бик җылы сүзләр килде, язуыңны дәвам ит, диделәр. Смс-хәбәр дә килде, шалтыратып әйтүчеләр дә булды. Алар миңа иҗат итәргә стимул бирә. Әмма илһам килгәндә генә иҗат итеп була. Илһам көтмәгәндә, әйтик, ризык әзерләгәндә килә. Тиз генә язып куймасаң, онытыла. Тотып өлгермәгән чаклар да булды, кызганыч. Башыма килгән фикерләрне, шигырьләрне язып барган булсам, инде минем күптән китабым чыккан булыр иде. Кайберләренә әһәмият тә бирмим, ләкин берникадәр вакыттан мәгънә күренә. Кызыклы, үзенчәлекле икәнен тоям. Илһам иңә икән, бу юкка гына түгел. Димәк, Аллаһы Тәгалә минем аша кешеләргә нидер әйтергә тели. Шуңа күрә фикер килсә, язып барырга тырышам.

— Ничек тукланасың, нинди ризыклар яратасың?

— Бу тема минем өчен бик кызыклы. Кешенең физиологиясе, сәламәтлеге турында бик күп китаплар укыйм. Интернетта аудиокитаплар тыңлыйм. Пол Брэгг, Вадим Зеланд һәм башка авторларның китапларын тыңладым. Кеше сәламәтлегенең 80-90 проценты аның нәрсә ашавына бәйле икән. Аллаһы Тәгалә биргән ризыкларны тере, табигый килеш, ягъни яндырмыйча, кыздырмыйча, туңдырмыйча куллансаң, сәламәт буласың. Андый ризыкның бөтен витаминнары сәламәтлеккә, күзәнәккә ничек бар шулай кабул ителә. Тәм көчәйткечләр, химик кушылмалар белән җитештерелгән ризыклар зыянлы, моны галимнәр дә раслый. Әби-бабайларыбыз “үлән ашап исән калдык”, диләр. Без дә үлән ашыйк димим, ләкин бу сүздә зур мәгънә бар. Безнең сәламәтлеккә үләннәр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр кирәк.

— Чит илләргә йөрисеңме, кайда ял итәсең?

— Чит илләргә йөрергә бик телим, әмма һәрвакыт йөреп булмый. Мөмкинлекләр дә, вакыт та чикле. Шулай да Мисырда, Төркиядә, Чехиянең Прага шәһәрендә, булганым бар. Бу дөньяда кеше соңгы сулышын алганда, иң үкенгән әйберләрнең берсе – аз сәяхәт итүе, сәламәтлеген сакламавы икән. Үкенмәс өчен күп итеп сәяхәт итәргә, дөрес тукланырга кирәк дип саныйм. Минем барысы да алда әле дип уйлыйм, Алла боерса. Кызым белән бик кызыклы маршрут планлаштырабыз. Мөселман илләренә барырга дип план корам. Иң зур теләгем – хаҗга бару. Исән булсак, тормышка ашар дип өметләнәм, Алла теләсә.

Эльвира Шакирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*