tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанпәрвәрләр үстерүче Фатих Кәримгә нинди ярдәм кирәк?
Ватанпәрвәрләр үстерүче Фатих Кәримгә нинди ярдәм кирәк?

Ватанпәрвәрләр үстерүче Фатих Кәримгә нинди ярдәм кирәк?

Ватанпәрвәрлек  күктән яумый

Узган елда Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена Башкортостаннан  килгән  делегатлар яугир шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерү, аның туган авылындагы музейны төзекләндерү турында мөрәҗәгать алып килгән иделәр. Шул ук мәсьәлә белән Нижневартовскида яшәүче милләттәшләр дә   гозер җибәргәннәр. Казаннан Нижневартовскига барган рәсми вәкилләргә дә Фатих Кәрим музееның хәле турында әйттеләр.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе, хөкүмәт башлыгы урынбасары, патриотик тәрбия бирү буенча махсус комиссияне җитәкләүче Васил Шайхразиев әлеге мәсьәләгә җитди игътибар бирде.

Ватанны сөю, аны яклый белү үзеннән-үзе генә, болындагы үлән кебек үсеп чыкмый. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә, аларның милли үзаңын саклауда туган телне, татар әдәбиятын гамәлгә куюда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек халык яраткан  әдипләр һәм аларның әсәрләре ватанпәрвәрлек тәрбияләүче әсбап булып хезмәт итәләр. Аларны татар яшәгән  һәр төбәктә беләләр. Классик әсәрләре хәтерләүче өлкән буын вәкилләре яшьләргә бөек шәхесләр турында сөйләп,  аларның иҗатларын, язмышлары белән таныштырып, милләткә кызыксыну уяталар.

Ләкин  атаклы шәхесләрнең исемен  яшьләр ишетеп белсә дә, аларның иҗатын, катлаулы язмышын белмәгән очраклар  бар. Бүгенге тормышта аларның эзләре калганмы соң? Гомумән, нинди булганнар алар, ничек яшәгәннәр?

Шагыйрьне туган авылында һәм Багратионовскида хәтерлиләр.
Ә Казанда?

Сталин репрессияләреннән газап чиккән, аннан соң сугыш кырында кан коеп,  көчле әсәрләр иҗат иткән һәм  җиңүгә санаулы көннәр калгач һәлак булган Фатих Кәримнең исеме Казан урамнарының берсенә бирелсә дә, татар башкаласында  аның музее яки туган көнендә чәчәк салырлык һәйкәле юк.

Шунысы да игътибарга лаеклы: шагыйрьнең туган авылы Аетта (Башкортостан Республикасы, Бишбүләк районы) җирле хакимият оештырган музей бар һәм шагыйрьнең музей бакчасында куелган  бюстына һәрвакыт чәчәкләр салына. Шагыйьрнең гомере өзелгән урын – Калининград өлкәсе, Багратионовски районында Фатих Кәрим һәлак булган һәм күмелгән җирләрдә искә алу чаралары һәрчак үтеп тора.

Багратионовскида шагыйрьнең уйчан йөзе мәрмәр барельефтан карап, якыннарын, дусларын үзенә тартып тора. Өлкәдә Ф.Кәрим исемендәге әдәби конкурслар, фестивалләр үткәрелә. Быел Калининград язучылары оештырган “Йөрәгеңне кызганма, шагыйрь!” конкурсында Россиянең  22 төбәгендә яшәүче йөзләгән  иҗатчы катнашкан.

“Боз кузгалды!” дияргә иртәрәк булса да…

Каһарман талантка ихтирам тагын да артканда, шагыйрьнең тансыклыгы киңрәк таралганда, татар җәмәгатьчелеге, бигрәк тә Татарстан башкаласы  читтә каоа алмый. Моны искә алып, Татарстан премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шурасы” рәисе Васил Шайхразиев Фатих Кәримнең туган авылында төзелгән кечкенә музейны ремонтлау, киңәйтү, күргәзмәсен яңартуеы хәстәрләп, Татарстан Президентына  тәкъдим керткән. Хәзер Аеттагы музейны төзекләндерү, күргәзмәсен яңарту буенча әзерлек эшләре алып барыла.

Музей яңарту җиңел эш түгел

Илебезнең төрле төбәкләрендә туп үскән бөек шәхесләрнең истәлеген саклау татарлар һәм Татарстан өчен изге эш булып тора. Оренбург өлкәсе Мостафа авылындагы Муса Җәлил музеен яңартканда заманча экспозицияне Татарстан Президенты кушуы буенча  республикабызның Милли музее белгечләре әзерләгән иделәр. Иншалла, Фатих Кәрим музеен төзекләндерүгә дә күпмедер ярдәм күрсәтелер дигән өмет бар. Хәзер Татарстанның Милли музее белгечләре, проект-смета документларын өйрәнеп, проектны җиренә җиткерү өстендә эшлиләр. Димәк, иншалла, Бишбүләк районы Ает авылы музеенда да уңай үзгәрешләр булырга мөмкин.

4 июль көнне Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова  шагыйрь Фатих  Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, шагыйрьнең якташы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Милли музейның фәнни хезмәткәрләре  Флюра Даминова, Алсу Хайруллина катнашлыгында бик җитди киңәшмә үткәрде.

Шагыйрьнең юбилеен ничек каршыларбыз?

Бу сөйләшүдә катнашучылар, Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга ярты ел гына калып баруын искә алып, шагыйрьнең исемен һәм иҗатын  милли тәрбия эшендә киңрәк куллануның актуаллеген таныдылар. Аеттагы музейны киңәйтү чаралары, Казанда Фатих Кәрим урамында һәйкәл кую, шагыйрьнең кайбер әсәрләрен яңадан бастыру турында тәкъдимнәрне Гөлчәчәк ханым Нәҗипова Татарстанның Мәдәният министрлыгына җиткерергә булды. Фатих Кәримнең Милли музей фондларында сакланган дәфтәрләрен  факсимиль китап итеп бастырып чыгару  да зур эш булыр иде. Юбилейга әзерләнүнең махсус планын булдыру кирәк. Бу изге мәшәкатьләр үзагымга куела алмый, дигән нәтиҗә ясалды. Бу киңәшмәдә катнашучылар үзләрен Ф.Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан төзелергә тиешле  оештыру комитетына кертүгә ризалык биреп, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә булдылар.

Р.Дүсәнле

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*